РФ Финанс министрлыгы: 2020 елда бюджет кытлыгы планлаштырылган профицит урынына 1% чикләрендә булачак

2020 елның 14 марты, шимбә

2020 елда бюджет кытлыгы нефтькә дөнья бәяләренең бүгенге дәрәҗәгә төшүен исәпкә алганда 0,9-1% тәшкил итәчәк. Бу хакта Федерация Советы утырышында Финанс министры Антон Силуанов белдерде.

"Әгәр без быел тулаем эчке продуктның 0,8% дәрәҗәсендә профицит планлаштырган булсак, энергия ресурсларына гамәлдәге бәя котировкалары вакытында без тулаем эчке продуктның 1% чикләрендә дефицит алачакбыз. Безнең бәяләүләр буенча бу якынча 0,9 процент пункты булачак", - диде Силуанов.

Министр билгеләп үткәнчә, 2020 елда бюджет керемнәре кимергә мөмкин.

"Безнең бәяләүләр буенча, нефтькә гамәлдәге бәяләрдә нефть-газ керемнәре якынча 2 трлн сумга кыскартылачак. Ләкин без исәпкә алган план белән чагыштырганда бу 2 трлн сумнан, бу 2 трлн сумның шактый өлеше, тулыланмаячак Илкүләм иминлек фондын тулыландыруга юнәлде", - дип өстәде Силуанов.

Шул ук вакытта ул дәүләт бюджет чыгымнары буенча барлык йөкләмәләрен үтәячәк дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International