Хөкүмәт 2020 елда бюджет чыгымнарын кыскартмаячак

2020 елның 17 марты, сишәмбе

РФ Хөкүмәте агымдагы елда бюджет чыгымнарын кыскартырга планлаштырмый, ә Финанс министрлыгы, кирәк булганда, төбәк бюджетларын баланслау өчен РФ субъектларына ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта сишәмбе Министрлар Кабинеты һәм Үзәк Банк сайтларында бастырылган "Икътисадый үсешнең тотрыклылыгын тәэмин итү чаралары турында" документында әйтелә.

"Хөкүмәт агымдагы елда планлаштырылган дәрәҗәгә карата бюджет чыгымнарын кыскартуны планлаштырмый", - дип билгеләп үтелә хәбәрдә. Моннан тыш, Финанс министрлыгы тарафыннан реаль вакыт режимында "төбәк бюджетларының балансланганлыгын мониторинглау башкарылачак, һәм кирәк булганда аларга кирәкле финанс ярдәме күрсәтеләчәк".

Хөкүмәт һәм Үзәк банк шулай ук коронавирус таралуга бәйле рәвештә икътисадка ярдәм итү чаралары пакетын кертә.

"Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Үзәк банк глобаль финанс һәм чимал базарларында коронавирусның һәм волатильлекнең икътисади йогынтысына каршы оператив чаралар күрә", - диелә документта. Анда билгеләп үтелгәнчә, соңгы елларның җаваплы макроикътисадый сәясәте нәтиҗәсендә, Министрлар Кабинеты һәм Үзәк Банк "җитәрлек күләмдә финанс ресурсларына ия" һәм "икътисадый тотрыклылыкны һәм финанс тотрыклылыкны тәэмин итү өчен барлык чараларны да күрәчәкләр".

Министрлар Кабинеты һәм Үзәк банкта билгеләп үтелгәнчә, Россия икътисадына хәзерге вәзгыятьнең "йогынты тирәнлеген әлегә төгәл билгеләү мөмкин түгел", “чөнки мөһим икътисадый һәм финанс күрсәткечләрне аларга хас вакытлыча тоткарлык аркасында соңрак алу мөмкин булачак". Шуңа да карамастан, кайбер компанияләр бу факторларның йогынтысын инде тойдылар, дип ассызыклана документта.

"Тышкы ихтыяҗ кимү, чит илдән комплектлаучы әйберләр белән тәэмин итүчеләр белән проблемалар, актыккы ихтыяҗның волатильлеге, финанс чараларының һәркем файдалана алырлык булуы - боларның барысы банклар һәм компанияләр кабул иткән карарларга йогынты ясый. Хөкүмәт һәм Россия Банкы әлеге факторларның халык һәм икътисад өчен нәтиҗәләрен минимальләштерү өчен ярдәм чаралары пакетын кертәләр", - диелгән бастырылган планда. Анда Хөкүмәт тискәре нәтиҗәләргә бюджет һәм икътисадый сәясәт чаралары аша каршы тора, ә Россия Банкы ликвидлык бирү инструментларын, шулай ук гомумән банк һәм финанс җайга салу өлкәсендәге чараларны куллана, дип ассызыклана.

Шул ук вакытта РФ икътисади үсешенең тотрыклылыгын тәэмин итү буенча чаралар пакеты кирәк булганда киңәйтеләчәк.                      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International