Киләсе өч елга федераль бюджетта «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» федераль проекты кысаларында бизнеска ярдәм күләме 20% тан артыкка арттырылды.
Шул исәптән элек каралган күләмнәрдән (39,7 млрд.сум) ике тапкырга диярлек күбрәк төбәкләрдә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Тиешле төзәтмәләр Россия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән һәм РФ Хөкүмәте тарафыннан хупланган.
Федераль бюджет акчалары бизнеска ярдәм итүнең өч төп юнәлешенә юнәлдереләчәк. Беренчесе – ташламалы кредитлау күләмен арттыру. Икенче юнәлеш – җитештерү инфраструктурасын үстерү. Өченчесе – хезмәтләр комплексын «Минем бизнес» үзәкләре аша күрсәтү.
Моннан тыш, кече һәм урта бизнесны ташламалы кредитлау программасын киңәйтү турында карар кабул ителде. Хәзерге вакытта Икътисади үсеш министрлыгы программа параметрларын үзгәртү өстендә эшли һәм эшмәкәрләр чараларны 2026 елның беренче кварталында ала алачак.
2026 елда чара кысаларында эшмәкәрләргә кредит бирү күләме ике тапкырга арттырылачак һәм 200 млрд сум тәшкил итәчәк: 150 млрд сум — кече һәм урта эшмәкәрлек секторы компанияләренең инвестицион эшчәнлегенә ярдәм итү максатыннан, 50 млрд сум — операцион чыгымнарны каплауга.
Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә 2030 елга кадәр кече һәм урта эшмәкәрлек өчен 100 яңа сәнәгать паркы, технопарк һәм бизнес-парк булдыру өстендә эш алып барыла. Бу максатларга федераль бюджетта киләсе өч елга 33,6 млрд сум каралган.
Быелның өченче кварталында бизнес-парклар, технопарклар һәм сәнәгать парклары төзү (үстерү) проектларын конкурс нигезендә сайлап алу йомгаклары буенча 2026 елда Россия Федерациясенең 25 субъектында 31 проект финанслауга 7,8 млрд сум субсидия алачак. Проектларның махсуслашуы буенча машина төзелеше, металл эшкәртү, инновацион һәм технологик җиһазлар җитештерү өстенлек итә.
«Минем бизнес» үзәкләре тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына хезмәт күрсәтүгә һәм ярдәм чараларына бюджетта ел саен 2 млрд сумнан артык акча каралган, бу башта планлаштырылганнан дүрт тапкырга күбрәк. Шул ук вакытта субсидия алучы төбәкләр саны 22 урынына 88гә кадәр арттырылган. Агымдагы ел ахырына кадәр Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан тиешле килешүләр төзеләчәк.
Алдан исәпләүләр буенча, өч ел эчендә «Минем бизнес» үзәкләреннән 788 меңнән артык потенциаль һәм гамәлдәге эшмәкәр ярдәм алачак. Шулай ук СВО катнашучыларына эшмәкәрлек эшчәнлеген башлап җибәргәндә ярдәм итү чаралары да гамәлгә ашырылачак.