Финанс министрлыгы аңа Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкны (Росимущество) тапшырганнан соң, аның нәтиҗәлелеген арттырып, дәүләт активларына ия булу механизмын камилләштерергә ниятли, дип белдерде РФ финанс министры Антон Силуанов.
"Тикшерелергә тиешле тагын бер мәсьәлә - агымдагы елда безгә күчкән Финанс министрлыгының яңа вәкаләтләре мәсьәләсе. Сүз федераль милек белән идарә итү турында бара. Монда безгә дәүләт балансында торган барлык милек белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча яңа механизмнар булдырырга кирәк. Бу уңайдан сүз, гомуми сүзләр белән әйтсәк, нәтиҗәлелекне күтәрү, һәм, әлбәттә, бүген дәүләт бу мөлкәткә ия була торып кичергән операцион чыгымнарны киметү турында бара", - диде Силуанов Федераль казначылыкның киңәйтелгән коллегиясендә.
Шуңа бәйле рәвештә, министр сүзләренчә, милек белән идарә итү буенча хокукый документларны камилләштерергә, сатулар белән идарә итү системасын төзергә кирәк. "Бүген безнең интернетта сайт бар, ул эшләп бетерүне таләп итә. Бу ресурсны мәгълүмати дәүләт системасына әверелдереп, модернизацияләргә кирәк дип саныйм, ул бер яктан мөлкәтне сату өлкәсендә юридик әһәмиятле гамәлләрне исәпкә алуны тәэмин итәргә һәм, димәк, дәүләт милке белән идарә итүдән нәтиҗәне арттырырга мөмкинлек бирә", - дип хәбәр итте Силуанов, казначылыкка әлеге сайт операторының вәкаләтләрен беркетергә тәкъдим итеп.