Финанс министрлыгы байлыкка салым буенча тәкъдимне яз көне кертәчәк

2012 елның 14 декабре, җомга

РФ Финанслар министрлыгы байлыкка салымны кертү буенча тәкъдимнәрен Дәүләт Думасына 2013 елның язында узачак сессиясенә кертәчәк. Бу турыда журналистларга финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.

Хәзер ел ахырына якынлашты, законнарга үзгәрешләр кертү соң инде, дип аңлатты ул. Министр шулай ук байлыкка салым кертү аерым закон белән түгел, ә гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертелү аша тормышка ашырылачагын искәртте. Әлеге салым элиталы милек һәм кыйбатлы машиналар хуҗасына кагылачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International