Акча белән исәпләгәндә, 2011 елда республикада җитештерелгән ВРП 1 триллион 400 миллиард сум тәшкил итә. Шул нигездә Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе хезмәткәрләре бөртекләп җыеп алган салым 331 миллиард сумга җитеп, аның 185,8 сумы – Мәскәү, ә 145,5 миллиард сумы Татарстан казнасына кергән.