Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов iCarnegie Learning University белән Иннополис университеты арасында меморандум имзалауда катнашты
2012 елның 21 декабре, җомга
Бүген ТР Хөкүмәт йортында iCarnegie Learning University һәм Иннополис ИТ-университеты килешү турында меморандум имзалады. Бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Документка iCarnegie директоры Гил Таран һәм Иннополис ИТ-университеты директоры Дмитрий Кондратьев имза куйды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Carnegie Mellon (США, штат Пенсильвания) университеты вәкилләре Иннополис инновацион шәһәре террриториясендә ИТ-университет төзү буенча чираттагы адымнар, шулай ук Carnegie Mellon университеты белән элемтә мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов 2012 елның сентябрендә Татарстан Республикасы делегациясенең Питтсбургка (АКША, Пенсильвания штаты) визитын оештырулары өчен рәхмәт белдерде.
“Без эш итү мәсьәләләрен билгеләдек, - диде Рөстәм Миңнеханов. Хәзер билгеләнгән максат өчен эшләү мөһим, 2013 елда без Иннополис университетында белем бирү процессын башларга, беренче студентларны җыярга тиеш”.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов кичә Мәскәүдә Carnegie Mellon университеты вәкилләре белән Россия Хөкүмәт Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович һәм Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров очрашты диде. Анда “Иннополис” проекты өстендә эшләү мәсьәләләре буенча фикер алышканнар.
Гил Таран очрашуда катнашучыларга әзерлек эшләре, шулай ук мәгариф һәм ИТ-тармакта, югары технологияләр тармагы өчен кадрлар әзерләү өлкәсендә тикшеренүләр алып барылуы турында сөйләде. Тикшеренү нәтиҗәләре Иннополис университетының мәгариф концепциясен булдыру эшендә ярдәм итәр дип көтелә. Аның сүзләренә караганда, бүген югары технологияләр тармагында белгечләр җитмәве күзәтелә, шул исәптә 2020 елда тулай эчке продуктны югары технологияләр тармагы үсеше исәбәнә арттыру күздә тотыла.
Carnegie Mellon университеты белән хезмәттәшлек итү, аның белгечләрен Иннополис университеты инфраструктурасын, мәгариф программаларын эшләүгә җәлеп итү мөмкинлеге бирә, дип искәртте Роман Шәйхетдинов. Ул Иннополис университетын үстерүгә бизнесны, эре пердприятиеләрне һәм компанияләрне, шулай ук Татарстан һәм Россия ИТ-компанияләрен җәлеп итү мөһим, алар вузга үз белгечләрен җибәрер иде, дип билгеләп үтте.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
июнь, 2026 ел
Клуб тибындагы мәдәни-ял итү оешмалары биналарына капиталь ремонт ясау турында
«Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 2026 елда Мамадыш, Кукмара, Арча һәм Балтач муниципаль районнары территорияләрендә клуб тибындагы алты мәдәни-ял итү оешмасы бинасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
2
июнь, 2026 ел
2025 елда республика бюджеты үтәлеше турындагы закон проекты Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында каралды
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар 2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы закон проектын, шулай ук 2026 елның беренче кварталында республика бюджеты үтәлешен тикшерделәр.
Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына ярдәм итү турында
2026 елда «Татарстан Республикасын фәнни-технологик үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасында алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына дәүләт ярдәме дәвам иттерелә.
1
июнь, 2026 ел
Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгы Татарстан Республикасының кредит рейтингын раслады
Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгы Татарстан Республикасының кредит рейтингын AAA(RU) дәрәҗәсендә раслады, рейтинг буенча фараз – «тотрыклы».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз