Нык үсешле сәнәгатьле һәм шул ук вакытта яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру - Татарстан җитәкчелеге алдында торган төп мәсьәлә. Бу турыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм матбугат чаралары вәкилләре белән гадәттәге яңа ел алдында уза торган очрашуында белдерде.