ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, бюджет параметрларын ачыклау зарурлыгы агымдагы елдага социаль-икътисади вәзгыятьне бәяләү белән бәйле. Аның нигезендә ТРның социаль-икътисад үсеш күрсәткечләре 2012 елның бюджет проекты кабул ителгәндә алынган саннардан артып киткән. Макроикътисади күрсәткечләрнең уңай динамикасы республика бюджетына керемнәрнең планлаштырылганнан күбрәк керүен тәэмин итә.
“Татарстан Республикасының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР Законына кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә, 2012 елга керемнәр 19,61 млрд. сумга үсеп, 173, 69 млрд. сумнан артып китте. Чыгым өлеше 180, 65 млрд. сумнан 191,16 млрд. сумга кадәр үсте. Бюджет кытлыгы 9,1 млрд. сумга кимеп, 17,47 млрд.сум тәшкил итте. Финанс министры билгеләп үткәнчә, кытлыкны каплар өчен, финанс чыганаклары тәгаенләнгән.