Республиканың финанс хәле куандыра!

2012 елның 25 декабре, сишәмбе

– Радик Рәү­фович! Узып баручы елгы бюд­жетның үтәлешеннән шәхсән үзе­гез канә­гать­ме?

– Һичшиксез, канәгать.  Республикада ел йомгаклары буенча барлык дәрәҗә­ләр­дәге бюджетларның (ә алар аз да түгел, күп тә түгел – 975) керем өлеше үтәлүен көтәбез. Бу нәтиҗә макроикътисадый күрсәткечләрнең үсешенә, иң беренче чиратта – төбәкнең тулаем продукты (ТТП) күр­сәткече үсүгә бәйле. Татарстан Республикасы Президенты нәкъ менә шушы күр­сәткечне төп күрсәткеч буларак билгеләде һәм 2016 елга аны 2 триллион сумга кадәр җиткерү бурычын куйды. 

Төбәкнең тулаем продукты динамикасы – уңай, 2012 елда ТТП күләме 1 триллион 410 миллиард сум тәшкил итәр дип көтелә. РФ финанс министры Антон Силуанов шулай ук Татарстан икътиса­дының үсеш динамикасы күр­сәткечләрен дә билгеләп үтте: ТТП үсеше – 5,7 процент, шул ук вакытта Россиядә – 3,7 процент. Бу җәһәттән шуны бил­геләп үтәсем килә: Татарстан Республикасы менә инде икенче ел рәттән салым­нар­ның үсешен иң зур дәрә­җәдә тәэмин иткән Россия Федерациясе субъектлары биш­легенә керә. Россия Федерациясе субъектларын икен­че ел рәттән Россия Хө­күмәте, катгый билгеләнгән күрсәт­кечләрдән файдаланып, рәс­ми төстә бәяли. “Иң-иң”нәр егермелегендә дә сак­ланып калуы җиңел түгел: алга таба адымнарыбыз Россия Феде­рациясенең башка субъектларыннан уздырышлы булырга тиеш. Татарстан белән беррәттән, Ленинград, Төмән һәм Калуга өлкәлә­рендә дә салымнарның тотрыклы төс­тә артуы күзәтелә. 

Керемнәргә килгәндә, шуны әйтәсем килә: 2012 елда Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салым һәм салым булмаган керем­нәрнең – 158 миллиард сум, федераль средстволарның 44,5 миллиард сум күләмендә керүе көтелә.       

Республика бюджетына 124 миллиард сум күләмендә үз керемнәребез алыначак. Җирле бюджетларга 34 миллиард сум керем  көтелә. Һәр салым кеременең үз үзенчә­лекләре бар. Без һәр салым­ның үзенчәлекләрен тәгаен белеп торабыз һәм үз алдыбызга керемнәрне арттыру  буенча тормышка ашардай бурычларны гына куябыз. Әй­тик, табышка салым 58 мил­лиард сум күләмендә көтелә. Тупланма бюджетка физик затлар керемнәре буенча салым 45,7 миллиард сум күләмендә алыначак. 2012 елда Татарстан Респуб­ликасы бюджетына акцизлардан керем 13,7 миллиард сум кү­ләмендә бәяләнә. 2012 елда җирле бюджетларга җир салымы 5,9 миллиард сум күлә­мендә керәчәк. 

2012 елда Татарстан Рес­публикасы тупланма бюджетында салым булмаган ке­рем­нәр күләме 11,7 миллиард сум булыр дип көтелә. 

– Бюджетның чыгым өлеше ничек үтәлә? Аның социаль юнәлешлелеген кө­чәйтү өлкәсендә куелган максатларга ирешелдеме? 

– 2012 елда бюджетның үтәлү рәвеше Татарстан Рес­публикасының барлык дәрә­җәләрдәге бюджетларында социаль юнәлешләрнең кө­чәюе турында сөйли. 

2012 елда бюджеттагы беренче чиратта кирәкле һәм социаль әһәмиятле чыгымнар күләме 76 процент чамасына җитәчәк. Бюджет чыгымнарында хезмәт хакы 40 процент тәшкил итәчәк. 

Бюджетлар чыгымнары­ның социаль юнәлешлелеген көчәйтү Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына Юлламасында куелган бурычларга җавап бирә. 

2012 елда республикада агымдагы социаль чыгымнарны хәл итү белән бер­рәттән, бюджет учреждение­ләрен үстерүгә юнәлдерелгән программалар тормышка ашы­рылды һәм халыкка күр­сәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту чаралары күрелде. 

Мәгарифне үстерү программасын тормышка ашыру 2,5 миллиард сумга 170 гомуми белем бирү учреждениесен төзекләндерү мөмкин­леге бирде. Бер үк вакытта юллар төзү һәм шәһәрдәге­ләргә генә түгел, авыл мәк­тәпләренә дә заманча мәктәп җиһазлары кайтарту авыл балаларын компьютер техникасы, спорт һәм ял инфраструктурасы белән тәэмин ителгән мәгариф үзәкләрендә укытуга ирешү өчен мөмкинлекләр тудырды. 

Күп кенә мәктәпкәчә мә­гариф учреждениеләре сафка басты һәм реконструкция­ләнде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 14 меңгә якын урын булдырылды.  

2012 елда 72 фельдшер-акушерлык пунктын төзүгә, 442 пунктны капиталь төзек­ләндерүгә, 17 шундый пунктны җиһазлар белән тәэмин итүгә 330 миллион сумнан артыграк акча җибәрелде. 

“Авыл клублары” программасына 46 объект (фи­нан­слауның гомуми күләме – 500 миллион сум)  кертелде.  

Гомумән алганда, 2012 елда Татарстан Республикасы бюджетының чыгым өлеше 223 миллиард сум тәшкил итәчәк. Республика бюджеты чыгымнары 188 миллиард сум күләмендә булыр дип көтелә. 2012 елда җирле бюджетларның чыгымнары, республика бюджетыннан бюджетара трансфертларны исәпкә алганда, 62 миллиард сум чамасы күләмендә фаразланыла. 

– Соңгы елларда әче камыр кебек нык “кабарган” дәүләт бурычына кагылышлы сорауны бирәсе килә. Бурычны реструктурлаштыру турында федераль дәрәҗәдә карар кабул ителүен ишеттек.

– Бу карар бик авырлык белән кабул ителде, аңа каршы килүчеләр дә күп булды. Әлеге чара “2012 елгы федераль бюджетка үзгәрешләр кертү турында” Федераль законның 18 статьясында һәм Россия Федерациясе Хөкүмә­тенең тиешле карарында күздә тотылган. 

2012 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт бурычы 85,2 миллиард сум тәшкил итә. Бурыч структурасында төп өлешне 77 процент – федераль бюджеттан алынган кредитлар рәве­шендәге турыдан-туры йөк­лә­мә­ләр, 23 процентны дәү­ләт гарантияләре рәве­шен­дәге шартлы йөкләмәләр би­ләп тора. 

Федераль бюджеттан алын­ган бюджет кредитла­рының бер өлеше Казан шәһәрендә Бөтендөнья Универсиадасын үткәрүгә әзер­ләнү өчен тотыла. Кредит­ларның гомуми күләме 65,5 миллиард сум. Шулардан: 62,2 миллиард сум – Универсиадага, 2,5 миллиард сум – ко­рылыкның аянычлы нәти­җә­ләрен бетерүгә, 0,8 миллиард сум моношәһәрләргә ярдәм итүгә туры килә.   

Әлеге кредитларны кире кайтару вакытларының 2012-2016 елларга туры килүе һәм ел саен уртача 10-20 миллиард сум тәшкил итүе сәбәпле, бурычны федераль дәрәҗәдә реструктурлаштыру турында карар кабул ителде. Бурычларны реструктурлаштыру турында Россия Хөкүмәте кабул иткән карар Татарстан Республикасына 2013-2023 еллар чорына – ун елга – “салым каникулы” алу, шуннан соң –  федераль  бюджет алдын­да­гы 65,5 миллиард сумлык бу­рыч­ны  2023-2032  еллар  чорында ел саен тигез өлешләр бе­лән түләү мөмкинлеге бирде. 

– Яңа елга республика­ның финанс органнары үз­ләре алдына нинди бурычлар куя?

– Әлбәттә, иң беренче чиратта, салым хезмәте белән берлектә үзебезнең керем базасын арттыру һәм салым салу базасын алга таба үстерү бурычын куябыз. Һәр салым буенча чаралар эшләнде дә инде. Шулай ук төп бурыч­ларның берсе – салым булмаган керемнәрне максималь дәрәҗәдә алу өчен дәүләт һәм муниципаль милектән файдалануның нәтиҗәсен арттыру. 

Безгә 2013 елда чыгымнар өлкәсендә Россия Федерациясе Президентының 7 май, 2012 ел, №597 Указы ни­гез­ләмәләрен тормышка ашырырга, Татарстан Респуб­ликасы Президенты Юлламасында куелган бурычларны үтәр­гә, финанслауның норматив ысулын камилләш­терергә, ми­­нистрлыклар һәм ведомстволар белән 2013 елга эксперименталь программ – максатчан бюджет эшләргә, программ бюджетны 2014 елдан гамәлгә кертүгә әзерлә­нергә, республиканың социаль инфраструктурасын булдыру һәм үстерү буенча чараларны тормышка ашыруны дәвам итәргә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр санын киметү чараларын төгәл­ләргә, яңа бюджет классифи­кациясенә күчүгә әзерлә­нергә, бюджет законнарын үтәүне тәэмин итәргә туры киләчәк. 

Без һәр ел саен халыкның тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан чыгып алдыбызга бурычлар куябыз. Без бюджетның һәр сумы артында кешеләр тормышын, алар­ның көнкүрешләрен уңайлы итү, хезмәт күрсәтүләрдән файдалану, социаль хезмәт­ләр мөмкинлеген яхшырту, социаль гарантияләр торуын яхшы аңлыйбыз. 

Форсаттан файдаланып, республикабызда яшәүче­ләрне якынлашып килүче 2013 ел белән котлыйм! Аларга нык сәламәтлек, гаилә бә­хете, иминлек телим! Хыялларыгыз, Яңа елга планнарыгыз гамәлгә ашсын, киләчәктә үзегезне бары тик күңелле сюрпризлар гына көтсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International