Илдар Халиков ТР Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы утырышын уздырды

2012 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе
 Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Инвестиция-венчур фонды Попечительләр советының чираттагы утырышын уздырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Утырыш ТР Хөкүмәт йортында үтте, анда шулай ук вице-премьер – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

Утырыш барышында Попечительләр советы вәкилләре тарафыннан бер төркем мәсьәләләр каралды. Аерым алганда, катнашучылар ТР ИВФ уставына үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирделәр. Шулай ук Попечительләр советы вәкилләре 2013 нче елга Фондның сметасы турындагы мәсьәләне карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International