2012 елда Спас районының консолидацияле бюджеты 28 процентка үскән

2012 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе
Спас муниципаль районының агымдагы елда консолидацияле бюджетны үтәү 2011 елда ирешкән күрсәткечләрдән күпкә артыграк. Керем өлеше буенча ул 335,0 миллион сум күләмендә кабул ителгән. Ел дәвамында ул республикадан алынган өстәмә акчалар һәм өстәмә керемнәр исәбенә тулыландырылган. 1 декабрьгә ачыкланган консолидацияле бюджет күләме 429,0 миллион сум тәшкил итә, үсеш – 28 процент, яки 94 миллион сум. Район буенча бюджет 92 миллион сумга, яки 23 процентка ачыкланган.

11 ай эчендә консолидацияле бюджет 394 миллион сумга үтәлгән, яки ачыкланган еллык планның 92 процентын тәшкил итә. 1 декабрьгә республикадан бюджетара трансфертларның барысы да алып бетерелгән. Салым һәм салым булмаган керем алуның торышы да канәгатьләнерлек. Агымдагы елның 11 ае эчендә консолидацияле бюджетка үзкеремнәр 99,7 млн. сум күләмендә кергән, бу узган ел белән чагыштырганда 135 процент тәшкил итә. Бу чорда планнан тыш керем дә алынган, ул 15,3 миллион сум күләмендә өстәмә чыгымнарга тотылган, дип хәбәр итә “Яңа тормыш” газетасы хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International