Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Халиков: “Башлыклары фермага иртәнге 5-6 ларда килә торган районнарда, савым үсеше 20 процентка җитә”
2013 елның 5 гыйнвары, шимбә
2012 елда республиканың терлекчелек тармагындагы төп күрсәткечләр хакында бүген ТР Хөкүмәте йортында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган республика киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов хисап тотты.
Аның сүзләренә караганда, узган ел Татарстанда 330 мең тонна ит җитештерелгән. 2011 ел белән чагыштырганда, үсеш 12 процент тәшкил иткән. Иң зур үсеш – кош итен җитештерүдә (19 процент). Дуңгыз ите җитештерү 12 процентка арткан. Ел дәвамында дуңгызлардан -1 млн баштан артык, мөгезле эре терлектән 280 баш токым алынган.
Министрның беренче урынбасары, шул ук вакытта, сөт җитештерүнең беркадәр кимүен ассызыклый. Узган ел дәвамында 1,18 млн тонна сөт савылган, бу, 2011 елга караганда, 1 процентка кимрәк. Узган елның декабрь башында республика киңәшмәләренең берсендә ТР Президенты кайбер районнарда сөт җитештерүнең сизелерлек кимүен тәнкыйть утына тоткан иде. Шуннан бирле вазгыять беркадәр уңай якка үзгәргән. М.Нуретдинов сүзләренә караганда, бүген Татарстанда тәүлеклек савым күләме 2858 тонна тәшкил итә. Декабрь башы белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 12,5 тоннага арткан. Ләкин узган елның шул чорына караганда ул 30 тоннага азрак.
Киңәшмәдә вазгыятьне ТР Премьер-министры да шәрехләде. “2012 елның гомуми нәтиҗәләре начар түгел. Ел азагы нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Президентның район башлыкларын фермаларда ешрак булырга чакыруын башлыкларның күбесе дөрес аңлаган. Район башлыклары үзләре шәхсән булган урыннарда икенче тәүлектә үк савым күрсәткечләре арткан. Бу турыдан-туры ничек тәэсир иткәндер, белмим, ләкин факт факт булып кала: зур активлык күрсәткән, башлыклары иртәнге 5-6ларда фермага килүче районнарда декабрь йомгаклары буенча савым күләме 20 процентка арткан. Урыннардагы турыдан-туры эш нәтиҗә биреп кенә калмый, ул сыйфатка ирешүнең бердәнбер ысулы да”, -дип билгеләп үтте И.Халиков.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
июнь, 2026 ел
Клуб тибындагы мәдәни-ял итү оешмалары биналарына капиталь ремонт ясау турында
«Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 2026 елда Мамадыш, Кукмара, Арча һәм Балтач муниципаль районнары территорияләрендә клуб тибындагы алты мәдәни-ял итү оешмасы бинасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
2
июнь, 2026 ел
2025 елда республика бюджеты үтәлеше турындагы закон проекты Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында каралды
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар 2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы закон проектын, шулай ук 2026 елның беренче кварталында республика бюджеты үтәлешен тикшерделәр.
Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына ярдәм итү турында
2026 елда «Татарстан Республикасын фәнни-технологик үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасында алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына дәүләт ярдәме дәвам иттерелә.
1
июнь, 2026 ел
Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгы Татарстан Республикасының кредит рейтингын раслады
Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгы Татарстан Республикасының кредит рейтингын AAA(RU) дәрәҗәсендә раслады, рейтинг буенча фараз – «тотрыклы».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз