Рөстәм Миңнеханов Малайзиягә килде

2013 елның 8 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Рөстәм Миңнеханов өч көнлек эшлекле сәфәре белән Малайзиядә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Мңнехановның эшлекле очрашуы Малайзиянең башкаласы Куала-Лумпур шәһәрендә башланды. Татарстан делегациясе составында фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасының инвестицияләр җәелдерү агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Дәүләт Советының салым һәм финанс комитеты рәисе Морад Гаделшин һәм Татарсанның югары уку йортларының ректорлары да бар.

Рөстәм Миңнеханов әлеге эшлекле визит кысаларында Малайзиянең Премьер-министры, бездәге Иннополиска охшаш ай-ти шәһәр Киберджая белән танышачак. Шулай ук Татарстан-Малайзия семинарында Татарстанның инвестицион үсешен күтәрүче проект тәкъдим итәчәк.

Делегация 2030 елга кадәр Татарстанны үстерүдә куллану өчен Малазиянең 10 еллык үсеш программасын да өйрәнәчәк.

Куала-Лумпур шәһәреннән тыш Рөстәм Миңнеханов Джохор-Бару шәһәренә дә сәяхәт кылачак. Монда Татарстан Республикасы Президенты Татарстандагы Смарт-Сити проектына охшаш Искәндәр зонасы эшчәнлеге белән дә танышачак.

Шуңа өстәп Татарстан делегациясе өчен Малазиянең алдынгы югары уку йортлары белән таныштыру программасы да каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International