Татарстан Республикасы финанс министрлыгы хезмәткәрләре сукыр һәм начар күрүче балалар өчен Лаеш махсус (коррекцион) мәктәп-интернатында укучыларга ярдәм күрсәтте. Балалар өчен махсус яңа ел бүләкләре таратылды.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында яшьләр активы коррупциягә каршы көрәшне модельләштерүче команда уены – «Коррупциягә каршы Дженга» уздырды.