Казанда барлык дәрәҗәгә салымнар җыю 25% артты

2013 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Казан территориясендә 2012 елда  бюджетның төрле дәрәҗәләренә салымнарны җыю 25 процентка артып, 86 млрд. сум тщшкил итте. Шул ук вакытта федераль бюджетка салым кертемнәре өчтән бергә (29,6 млрд. сумга хәтле), республика бюджетына дүрттән бергә (47,4 млрд. сумга кадәр), муниципаль дәрәҗәгә 3 процентка (8,9 млрд. сумга кадәр) арткан.

Бу саннарны бүген мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә Казан шәһәре башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Айрат Гарипов җиткерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International