Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты вәкилләре ТР бюджет кредитларын үзгәртү турында закон проектын бер тавыштан хупладылар

2013 елның 22 гыйнвары, сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында “ТР бюджетына федераль бюджеттан бюджет кредитларын бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау турында”гы республика законы проекты каралды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте. Утырышны парламент комитеты рәисе Марат Галиев уздырды.

Төп мәсьәлә буенча доклад белән ТР финанслар министры урынбасары Алексей Шишкин чыгыш ясады. Ул ТР бурычлары тәртибен үзгәртү турында карар 2012 нче елның ахырында кабул ителгәнлеген искәртте.

Тиешле үзгәрешләр федераль бюджетка үткән елда кертелгән, алар субъектларга 10 елга кредитлар буенча түләүләрне кичектереп тору һәм бурычларны 2023-2032 нче еллар чорында ел саен төгәл өлешләргә бүлеп, түләү мөмкинлеген биргән. Ташламалы чорда федераль акчалардан файдаланып торган өчен түләү елына 0,5 процент тәшкил итәчәк. ТР финанслар министры урынбасары ассызыклавынча, үзгәртү Олимпиада һәм Универсиадага әзерләнүгә, шулай ук корылык нәтиҗәләрен бетерүгә һәм бер профильле муниципаль берәмлекләргә ярдәм итү өчен, алынган кредитларга гына карый.

Алексей Шишкин сүзләренчә, 66,9 млрд. сумлык Татарстан кредитыннан 63,5 млрд. сумы Универсиадага әзерләнү өчен, якынча 3,4 млрд. сумы корылык нәтиҗәләрен бетерүгә һәм бер профильле муниципаль берәмлекләргә ярдәм итү өчен, алынган.

Карала торган закон проектының әһәмиятен билгеләп, Марат Галиев өстәмә килешүләргә ирешү, беренче чиратта, ТР Президентының РФ Финанслар министрлыгы белән нәтиҗәле һәм конструктив эшчәнлеге турында сөйли, дип билгеләде.

Парламент комитеты вәкилләре ТР бюджет кредитларын үзгәртү турында закон проектын бер тавыштан хупладылар, аны, карау һәм кабул итү өчен, беренче укылышка тәкъдим иттеләр.

Шулай ук комитет утырышында “2008-2011 нче елларда ТР Мәдәният министрлыгы һәм аның ведомстволары тарафыннан энергия чыганакларын кулланганда, бюджет акчаларын тоту нәтиҗәлелеге аудиты йомгаклары турында” хисап тыңланды, аны ТР Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников тәкъдим итте.

Уздырылган аудит, аерым алганда, министрлык һәм аның ведомство учреждениеләре тарафыннан энергия чыганаклары өчен кирәгеннән тыш тотылган акчалар һәм энергияне сарыф итү нормаларын сакламау нәтиҗәсендә ТР бюджетының 69,1 млн. сум акчасы яки 4 елга коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән акчаларның гомуми күләменнән 31,2 проценты кирәгеннән артык тотылганлыгын күрсәткән.

Комитет утырышында катнашкан ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова аудитның Хисап палатасы һәм Мәдәният минитсрлыгы белгечләренең тыгыз элемтәсе нәтиҗәсендә үткәнлыгын әйтте.

Чарада ктанашкан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов сүзләренчә, куелган мәсьәләләрне чишү өчен, түбәндәге мәсьәләләргә игътибарны юнәлтергә кирәк: хисаплау җиһазларын урнаштырырга, фасадларны һәм түбәләрне ныгытырга, искергән инженерия челтәрләрен яңартырга.

Сөйләшүләрдән соң, депутатлар Хисап палатасының тәкъдим ителгән хисабын исәпкә алдылар һәм Министрлар Кабинетына, ТР министрлыкларына һәм ведомстволарына юллау өчен, бер төркем тәкъдимнәр кабул иттеләр. Утырышта шулай ук башка мәсьәләләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International