Дәүләт Советы депутатлары дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакларын индексацияләүне туктатырга тәкъдим итте

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Дәүләт Советы депутатлары, республика бюджетына керемнәр керүнең көтелгән кимүенә бәйле рәвештә, 2020 елда дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакларын индексацияләүне туктатырга тәкъдим иттеләр. Бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты Дәүләт Советының якындагы утырышында каралачак. Мондый карар бүген салымнар һәм финанс комитеты утырышында кабул ителде. Моннан тыш, профиль комитеты әгъзалары кайбер салым ташламаларының гамәлдә булуын озайту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International