Илдар Халиков Корея Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты
2013 елның 29 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Корея Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты. Россия Федерациясенә казна мәгълүмат системалары һәм аларның тышкы мәгълүмат системасы интеграциясе өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу кысаларында, Корея Республикасы вәкилләре ТР га танышу визиты белән килде.
Корея Республикасы делегациясе составында - Корея Республикасы Стратегия һәм финанслар министрлыгының фискаль мәгълүмат системасы департаменты директоры Хьянг Ву Женг, директор ярдәмчесе Сунг Хе Ким, Корея Республикасы Стратегия һәм финанслар министрлыгының халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә координаторы Джи Ен Ким һ.б. Федераль казначылык ягыннан Корея кунакларын Федераль казначылык Административ идарәсе җитәкчесе Андрей Гурович, Федераль казначылыкның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нурәхмәтов һ.б. озатып йөрде.
Илдар Халиков кунакларны сәламләп, бүген Россия төбәге буларак Татарстан Республикасы белән Корея Республикасы арасында эшлекле элемтәләр күбәйгәннән күбәя, дип билгеләп үтте. Республикада чит ил капиталы булган компанияләр саны күп, 1300 тирәсе, шул исәптә 600дән артыгы – 100 процент чит ил капиталы белән дип белдерде ул. Татарстанда "Йокогава Электрик”, “Бош”, “Шнайдер Электрик”, “Роквул” һ.б. кебек дөньяви исемгә ия компанияләр тәкъдим ителгән.
Корея Республикасы белән нефть химиясе, машина төзелеше өлкәләрендә хезмәттәшлек гамәлгә куела, дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры. Samsung компаниясе белән хезмәттәшлек итү кысаларында 2012 елның июнендә компания белән Казан федераль университеты арасында фән һәм инновацияләр үсеше өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләр турында меморандум имзаланган.
Моннан тыш, Кореянең Hyundai Motor Company компаниясе 2013 елгы Универсиадага транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру буенча партнерлык килешүләре кысаларында җиңел авто, автобуслар һәм микроавтобуслар белән тәэмин итәчәк.
Татарстан Республикасы өчен Корея белгечләре белән казна мәгълүмат системалары һәм аларның тышкы мәгълүмат системасы интеграциясе өлкәсендә хезмәттәшлек итү кызыклы, диде Илдар Халиков. Аның сүзләрен караганда, мондый хезмәттәшлек финанс системаны камилләштерү, заманча мәгълүмат технологияләре кертү мөмкинлеге бирә.
Корея Республикасы Стратегия һәм финанслар министрлыгы вәкилләре бюджет акчасын контрольдә тоту буенча илкүләм финанс-мәгълүмат системасын эшләү тәҗрибәсе хакында сөйләде. Бүген dBrain (DigitalBrain) системасы бердәм программа белән тәэмин итә, мәгълүматлар базасы, компьютер җиһазы һәм call-үзәк. Төп бурычларның берсе – бюджет акчаларының ни өчен сарыф ителүенең ачык булуы. Корея Республикасы финанс-мәгълүмат системасы өлкәсендәге шәхси яңалыгын халыкара дәрәҗәгә чыгару белән кызыксына. Хәзерге вакытта Корея хөкүмәте Россия, Төркия, Малайзия хөкүмәтләре һ.б. белән dBrain системасын куллану мөмкинлеге хакында сөйләшүләр алып бара.
26 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов рәислегендә алгарышлы үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә заявкаларны карау буенча комиссия утырышы булды.