Универсиаданың һәр объекты контрольдә һәм эш төгәл график буенча бара. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында республиканың ММЧ җитәкчеләре белән очрашуда белдерде.
“Татар-информ” МА генераль директоры Леонид Толчинскийның төзүчеләр Универсиаданың барлык объектларын вакытында тапшырырга өлгерерләрме, дигән соравына җавап биргәндә, ТР Президенты: “Бүген барлык сораулар хәл ителгән, эш куелган. Һәрбер объект контрольдә. Атна саен без эшнең ничек баруын график буенча карыйбыз һәм график буенча безнең барысы да туры килә. Барысы да яхшы булыр, дип уйлыйм” .
Республика Президенты ассызыклавынча, Универсиада – зур халыкара вакыйга, аны уздырырга рөхсәт Россия җитәкчелегеннән алынган. Ул Универсиадага әзерлек федераль хөкүмәт ярдәмендә алып барылуын, спорт объектларына күп акчалар бүлеп бирелгәнлеген ассызыклады.
“Бу вакыйгага әзерлек зур инфраструктур үзгәрешләр белән бәйле иде, кызганычка каршы, федераль бюджетның мөмкинлекләре шулай ук чикле. Әйе, без субсидияләрнең бер өлешен алдык һәм моның өчен, илнең җитәкчелегенә зур рәхмәт, алар белән без һәрвакыт аңлаша идек, ләкин башка юллар булмаганга, без бюджеттан алып тордык. Бу мәҗбүри чара, без бит шәһәрне әзерләргә тиеш. Безнең барлык гамәлләр федераль хөкүмәт белән килешенгән. Универсиада – федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге җитәкчелелекнең бербөтен булып эшләвенең үрнәге”, - диде Р.Миңнеханов.
Татарстан Республикасы бюджеты буенча бурыч йөкләнеше күрсәткече (дәүләт бурычы күләменең, кире кайтарылмый торган керемнәрне исәпкә алмыйча, бюджет керемнәре күләменә карата мөнәсәбәте) узган ел йомгаклары буенча 19,9 процент тәшкил итте. Бу бюджет законнарында «югары бурыч тотрыклылыгы» буларак характерлана торган дәрәҗәгә туры килә.
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябрендәге 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан түбәндәге күләмнәрдә бюджетара трансфертлар көтелә: