“2013 елга, 2014 һәм 2015 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы республика канунына үзгәрешләр кертелде

2013 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген ТР парламентының 37 нче утырышы көн тәртибенә чыгарылган үзәк мәсьәләләрнең берсе - “2013 елга, 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына ТР бюджеты турында”гы республика канунына үзгәрешләр кертү белән бәйле иде. Ул депутатлар каравына беренче укылышка чыгарылды. “2013 елга, 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына ТР бюджеты турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакындагы республика законы проектын парламентка Татарстан Президенты керткән иде.

Республиканың төп финанс документына үзгәрешләр кертү зарурлыгы Татарстанның РФ казнасы алдындагы бюджет кредитлары буенча йөкләмәләрен реструктурлаштыру шартларын үтәү белән бәйле. Билгеле булганча, РФ субъектларының РФ казнасы алдындагы бюджет кредитлары буенча бурычларын реструктурлаштыруны үткәрү кагыйдәләре федераль РФ Хөкүмәтнең узган елның 18 декабрендә дөнья күргән карары белән расланган иде.

Төп доклад белән чыгыш ясаган ТР финанс министры Радик Гайзатуллин аңлатканча, бюджет кредитлары буенча бурычларны реструктурлаштыру кагыйдәләренең 8 пункты нигезендә, реструктурлаштыру 2023 елдан алып 2032 елга кадәрге чорда бурычларны каплау шарты белән рассрочка бирү аша үткәрелә.шул сәбәпле, әлеге закон проектында татарстанның эчке Моңа нигезләнеп, 2013 елда дәүләт бурычына хезмәт күрсәтүгә каралган сумма - 1 млрд 849,2 млн. сумга, 2014 елда – 2 млрд 82,6 млн. сумга, 2015 елда 2 млрд 247,1 млн. сумга кими.

Татарстан Россия Финанс министрлыгына реструклаштырылган бурычның процентларын каплау турындагы мәгълүмат белән бюджет турындагы законының күчермәсен тәкъдим итәргә тиеш. Бу китерә дәүоәт бурычларын каплауга каралган чыгымнарны каплауга каралган. Министр билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта “Татарстан Республикасының 2013 елга, 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР Законының 21 маддәсен Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең ТР алдындагы бюджет кредитлары буенча бурычларын реструктурлаштыру шартлары турындагы нигезләмәләр белән тулыландырырга тәкъдим ителә. Реструктурлаштыру Казан шәһәре муниципаль берәмлегенә 2013 елда узачак егерме җиденче Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерләнүгә каралган чыгымнар кысаларында алып барыла. казанның республика алдындагы бурычларын реструктурлаштыру шартлары татарстанның федераль казна алдындагы бурычларын реструктурлаштыру шартларына тәңгәл. Бюджет дефициты үзгәрешсез – 3 млрд 176 млн сум күләмендә кала. Республиканың бюджет-финанс фокументына үзгәрешләр кертү зарурлыгын исәпкә алып, бу закон проектын хуплавыгызны сорыйм, диде ул.

Әлеге мәсьәлә буенча бүгенге утырышта парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Марат Гаделшин да чыгыш ясады. Аның сүзләреннән аңлашылганча, бюджет бурычларын реструктурлаштыру кагыйдәләрен исәпкә алып кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә, 2013 елга ТР бюджет керемнәренең гомуми күләмен 126 млрд 444,2 млн сумлык, чыгымнарын 129 млрд 620 млн сумлык, бюджет кытлыгын үзгәрешсез калган хәлдә 3 млрд 175,8 млн сум күләмендә расларга тәкъдим ителә. 2014 елга бюджет керемнәрен – 126 млрд 980,4 млн, чыгымнарны -128 млрд 617,4 млн, бюджет кытлыгын 1 млрд 637 млн сум, 2015 елга керемнәрне 133 млрд 362,7 млн, чыгымнарны -134 млрд 510,1 млн сумлык, бюджет кытлыгын 1 млрд 147,4 млн сум күләмендә расларга тәкъдим ителә. Депутатлар әлеге закон проектын беренче укылышта һәм тулысынсча кабул итәргә дип тавыш бирде

Бүгенге утырышта “Федераль бюджеттан ТР бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләрне раслау хакында” ТР кануны проекты да беренче укылышта каралды. Финанс министры Радик Гайзатуллин белдергәнчә, “ТР бюджетына федераль бюджеттан бюджет кредитлары бирү турында килешүләргә өстәмә килешүләрне раслау турында” закон проекты РФ субъектларының Россия Федерациясе алдындагы бюджет кредитлары буенча бурычларын реструктурлаштыру үткәрү кагыйдәләренең 13 пункты шартын үтәү максатыннан әзерләнгән. Барлыгы 66,9 млрд. сум кредитны реструктурлаштыру турында сүз бара. Аның 63 млрд. сумы – Казан Универсиадасына әзерлек һәм аны үткәрүгә, 3,9 млрд. сумы -Татарстанга корылыктан килгән зыянны бетерү өчен һәм монопрофильле муниципаль берәмлекләргә ярдәм чараларына бирелгән акчалар. Рассрочка өчен елына 0,5 процент күләмендә акча түләргә туры киләчәк. Узган елның 21 декабрендә РФ Финанс министрлыгы һәм ТР Хөкүмәте арасында бурычларны реструктурлаштыруга кагылышлы 16 килешү төзелгән. Әлеге килешүләрне Татарстан Республикасы законнары белән теркәү һәм 3 ай эчендә күчермәләрен РФ Финанс министрлыгына җибәрү шарт булып тора, ди Гайзатуллин.

Әлеге закон проекты да беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International