Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакларын индексацияләү өчен акча бүлеп бирәләр

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Дәүләт Советының 11 нче утырышында депутатлар көн тәртибеннән агымдагы елның республика бюджетына үзгәрешләр керүне тәкъдим итүче закон проектын карауны төшерделәр. Ул 2020 елның октябреннән планлаштырылган республика дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакы индексациясен гамәлдән чыгаруны күздә тоткан иде.

«Татарстан Президенты тарафыннан дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләү өчен акча табылу сәбәпле мәсьәләне көн тәртибеннән төшереп калдыруыгызны сорыйм», - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин. Парламентарийлар күпчелек тавыш белән бу мәсьәләне  көн тәртибеннән төшереп калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International