2020 елның июль башына Россиянең балалы гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чараларына бүлеп бирелгән барлык акчаларның 555 млрд. сумы яисә 99%ы ата-аналарның исәп-хисап кенәгәләренә кергән. "Өстенлекләрне төгәл урнаштыру һәм эшне автоматлаштыру Хөкүмәткә кыска вакыт эчендә балалы гаиләләргә ярты триллионнан артык сум акча бүлеп бирергә һәм кешесенә җиткерергә мөмкинлек бирде. Хәлне турырак аңлар өчен шуны билгелибез, әлеге акча күләме федераль бюджетка шул ук чорда нефтьтән һәм газдан керүче кертемнәр белән чагыштырырлык (2020 елның икенче кварталында НДПИдан 555 млрд сум кергән)", - дип билгеләде Россия Федерациясе финанс министры А.Г.Силуанов.
Финанс министрлыгы җитәкчесе ассызыклаганча, Хөкүмәт балалы гаиләләргә икътисадый һәм эпидемиологик вәзгыять начарланганда ярдәм итү өчен финанс ярдәмен вакытында һәм адреслы итеп бирде. А.Г. Силуанов билгеләп үткәнчә, гаиләләр дәүләт хезмәте порталы аша түләүләр алу өчен мөрәҗәгать итүләрен дәвам итә. Гражданнарга түләүләр өчен кирәкле барлык акча үз вакытында һәм тулы күләмдә биреләчәк.