ТР Бюджет кодексына үзгәрешләр тәкъдим ителә

2013 елның 13 феврале, чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет утырышы булды, анда өч республика һәм дүрт федераль закон проекты каралды.


ТР Бюджет кодексына, “Инвестицион салым кредиты турында” ТР Законына, элегрәк салым салудан азат ителгән оешмалар милкенә салым салу белән бәйле үзгәрешләр кертү мәсьәләләре турында сөйләшү өчен, республиканың бер төркем министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм вәкилләре чакырылган иде.

“ТР Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектын тәкъдим иткән республика финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләвенчә, документ республика бюджет законын федераль закон нигезендә тәртипкә китерергә юнәлдерелгән, андагы үзгәрешләр РФ субъектларының инвестицион фондларын булдыруның хокукый нигезләрен ныгыта. ТР Бюджет кодексын республика бюджеты акчаларының бер өлеше буларак, Инвестицион фонд булдыру турында яңа мәддә белән тулыландыру тәкъдим ителә, ул ТР территориясендә инвестицион проектларны дәүләт-шәхси партнерлыгы принципларында тормышка ашыру максатларында файдаланылачак.

Комитет закон проектын, беренче укылышта кабул итү өчен, Дәүләт Советына тәкъдим итәргә карар кылды.

Соңыннан депутатларга Финанс министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “Оешмалар милкенә салым салу турында” ТР Законының 2 нче мәддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты тәкъдим ителде. Радик Гайзатуллин искәртүенчә, 2013 нче елның 1 нче гыйнварына кадәр тимер юллар, магистраль торбалар, электр тапшыру линияләре, шулай ук бу объектларның бер өлеше булган корылмалар милеккә салынган салымны түләүдән азат ителде.

2012 нче елның 29 нчы ноябрендә кабул ителгән 202 нче номерлы федераль закон бу искәрмәне гамәлдән чыгара һәм саналган милек төрләренә салым салуның билгеле бер параметрларын билгели.

Закон проекты парламентарийларда канәгатьсезлек тудырмады, һәм аны комитет рәисе Морат Гәделшин беренче һәм өченче укылышларда кабул итү өчен, Дәүләт Советына кертергә тәкъдим итте.

Шулай ук соңгы укылышта кабул итәргә “ТРда инвестицион салым кредиты турында” ТР Законының 4 һәм 5 нче мәддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International