Бүген Татарстан Республикасы финанслар министрлыгы урынбасары Алексей Шишкинда 2013 елның 1 гыйнварына барлыкка килгән федераль чаралар калдыгын федераль министрлык һәм ведомстволарның мохтаҗ булуын раслау һәм тотарга кирәклеге турында киңәшмә узды.
Киңәшмәгә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР социаль хезмәт, мәшгульлек һәм хезмәт министрлыгы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ТР икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында әлеге министрлыкларга 2013 елның 1 гыйнварына тотылмаган максатчан федераль чаралар калдыгына мохтаҗлыгын федераль министрлык һәм ведомстволарга барып урыннарда раслау буенча эшне җанландырып җибәрергә тәкъдим итте.