Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты
2013 елның 5 феврале, сишәмбе
Узган елда Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча аз эшләнмәде, бу Казанга гына түгел, республиканың башка шәһәрләренә дә кагыла. Бүген бу турыда ТР Премьер–министры Илдар Халиков ТР Мәдәният министрлыгының Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында узган йомгаклау коллегиясендә белдерде.
Тармакның эш нәтиҗәләре турында төп доклад белән ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгыш ясады. Ул үз чыгышын республикабыз мәдәнияте һәм сәнгатенең узган елда вафат булган эшлеклеләренә багышланган бер минут тынлыктан башлады. ТР мәдәният министры түбәндәгеләрне хәбәр итте: бүген республикада 3 меңнән артык мәдәният оешмасы эшли. Ул музейларга капиталь ремонт ясау проблемасына аерата игътибар биреп, бүгенге көндә 157 музейдан 50 сенең капиталь ремонтка мохтаҗ булуын, 12 музейның авария хәлендә булуын билгеләп үтте.
А.Сибагатуллин мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы аз булуын, яңа курчак театры “Әкият”, Алабуга музей-тыюлыгы, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы, Качалов театры, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры һ.б. кебек учреждениеләрнең кереме артуын билгеләп үтте. Мәдәният учрежедениеләре нәтиҗәлелеге күрсәткечләре турында сөйләгәндә, ул бу учреждениеләргә йөрешкә җентекләп тукталды. Аның сүзләре буенча, 2011 елда мәдәният объектларына йөреш 2012 елга караганда берничә процентка күбрәк булган. Моны министр кайбер учреждениеләрдә ремонт бару белән дә бәйләде. А .Сибагатуллин халык белән эшләү адреслы булырга тиеш дип саный: тамашалар һәм аларга билет бәяләре турында кирәкле бар мәглүмат урнаштырыла торган сайтлар булдыру зарур.
Мәдәният минстрлыгының быелге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып мәдәни мирас объектларын Һәйкәлләр реестрына теркәү өчен документлар әзерләү торачак, диде министр.
Ул кинопродукия җитештерү өлкәсенә җентекләбрәк тукталды. А.Сибагатуллин, тәнкыйтчеләр фикеренә таянып, Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең илдәге иң яхшы ун фестиваль исәбенә керүен әйтте һәм аны үткәрү өчен Хөкүмәт гранты сорады.
Милли-мәдәни туризм үсешенең төрле аспектлары турында доклад белән Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Шәрипова чыгыш ясады.
Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының генераль директоры Гөлзәда Руденко үзенең чыгышында бүген көн үзәгендә булган темага – мәдәниятнең нәтиҗәсез учреждениеләрен үзгәртү һәм мәдәният тармагына чыгымнарны киметү темасына кагылды. “Татарстанда бу күрсәтмә экономистлар тарафыннан сукырларча үтәлмәс дип ышанам, чөнки безнең төп күрсәткеч коры цифрлар һәм йөреш күрсәткечләре генә түгел, кешеләргә бүләк ителгән хисләр һәм тәэсирләр”, - диде ул.
Татарстан Прокуроры Кафил Әмиров республикада тарих-архитектура мирасын саклау темасына чыгыш ясады. Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме нәтиҗәсендә Татарстанда кайбер мәдәният истәлекләрен саклап калу мөмкин булды, дип ассызыклады ул. Шул ук вакытта прокурор күзәтчелеге тәҗрибәсе дәлилләгәнчә, бүгенге көндә мәдәни мирас объектларының сакланышы тулысынча тәэмин ителми. “Биредә иң мөһиме – принципиальлек һәм эшкуарлар басымына каршы нык тору. Объектны сүтеп, аның урынына башканы, бик шәпне төзергә дисәләр, җаныңны кызганмыйча каршы торырга кирәк”, - диде К.Әмиров, ләкин моңарчы моңа бәйле бер генә үлем дә күзәтелмәгән дип шаяртып куйды ул.
Коллегиягә нәтиҗә ясап, Илдар Халиков узган елның - Республиканың тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан ителгән елның вакыйгаларга бай булуын билгеләп үтте. “Әкият” татар курчак театрының яңа, күпфункцияле бинасы ачылды, республикадан читтә Татарстан мәдәнияте көннәре узды, күпсанлы зур күргәзмә проектлары: “Хәзинә” Милли сәнгать галереясында - Н.Фешин һәм Б.Урманче күргәзмәләре, Рәсем сәнгате музеенда – И.Шишкинның юбилей күргәзмәсе, ИЗО музеенның күргәзмәләр залында – “Гений да Винчи” һ.б. гамәлгә ашырылды. Республика шулай ук истәлекле вакыйга - Татарстан җырчылары Дина Гарипованың һәм Эльмира Кәлимуллинаның “Беренче канал”да “Голос” тамашасында җиңүләре. Узган ел шулай ук республикада 46 күпфункцияле мәдният үзәге төзелде. ТР Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, алар җирле халык өчен тулы көчкә эшләргә тиешләр.
Боларның барысын да Татарстан Президентының аерым игътибарыннан башка эшләү мөмкин булмас иде. Ул мәдәният өлкәсенә һәм тарихи мирас объектларын саклау темасына зур игътибар бирә”, диде И.Халиков. Ул ассызыклады: республиканың Мәдәният министрлыгы Кафил Әмиров әйткән проблемалар гомумән килеп чыкмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. “Республикада тарих-архитектура мирасын саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне үтенәм”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
“Тулаем алганда, узган бер, ике ел эчендә Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча аз эшләнмәде. Бу Казан гына түгел, республиканың башка шәһәрләре дә. Әмма татарстанлыларның аерым горурлыгы - Болгарда һәм Свияжскида барган глобаль үзгәрешләр. Бу Минтимер Шәймиев һәм “Яңарыш” Фонды катнашыннан башка мөмкин булмас иде”, - диде И.Халиков.
Ул шуны искә төшерде: узган ел Татарстан Президенты Казан шәһәренең саклау зонасы проектын раслау турында документ әзерләүне тизләтергә кушкан иде, ул әлеге юнәлештә эш тиешле темпларда бармавын искәрткән иде. “ Казанның тарихи өлешенең чикләрен билгеләүне тизләтергә, мәдәни мирас объектлары территорияләрен билгеләргә кирәк. Тарихи төзелешләр территорияләренең нигезләнгән һәм расланган чикләре булмау җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре планын алга таба эшләүгә киртә булып тора”, - дип белдерде ул.
И.Халиков мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакына кагылышлы сорауларга да җавап бирде. “Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы - Россиядә һәм Татарстанда соңгы 10, хәтта 50 ел проблемасы гына түгел, иң мөһиме - бездә аның икътисад өлкәсендәге хезмәт хакының уртача күрсәткечләре дәрәҗәсенә чыгар дигән өмет барлыкка килде”. Моның беркайчан да булганы юк, Россия һәм Татарстан Президентлары тарафыннан куелган бурыч, һичшиксез, үтәләчәк”, - дип белдерде ул.
Мәдәният учреждениеләре эшенең нәтиҗәлелегенә килгәндә исә, Премьер-министр сүзләренә караганда, нәтиҗәлелек өчен көрәш тагын да җитдирәк булачак. “Бу өстәмә акча алу яки учреждениеләрне ябу өчен түгел, Татарстан бюджетының һәрбер сумы, бүген өстәмә рәвештә бирелгән һәрбер сум – ә 2012 елда мәдәният тармагына җитди акчалар бирелде - максималь файда китерсен өчен эшләнә”, - дип ассызыклады ул. Моның менеджерлар эшенең нәтиҗәлелегенә дә, яхшы эшләгән мәдәният хезмәткәрләрен кызыксындыру чаралары системасына да кагылышлы төрле яклары бар, дип билгеләп үтте И.Халиков.
“Учреждение эшенең нәтиҗәлелеген билгеләү бик гади мәсьәлә түгел. Төп күрсәткеч – кешеләрнең хисләре, кызыксынуы. Шул ук вакытта йөреш, әлбәттә, нигездә булачак”, - диде И.Халиков һәм җаваплы затларга муниципаль берәмлекләрдәге мәдәният идарәләре һәм төп учреждениеләр җитәкчеләре белән берлектә тиешле методиканы эшләргә кушты. “Ул инде I кварталда ук дөнья күрергә тиеш. Әйе, сораулар булачак, әмма бу ел йомгаклары буенча без кемнең һәм ничек эшләгәнен төгәл әйтә алыр идек”, - диде ул.
Үзенең чыгышын төгәлләгәндә И.Халиков искәртте: быел Казанда Универсиада узачак, анда мәдәни программа тиешле дәрәҗәдә оештырылган булырга тиеш. Коллегиянең беренче өлеше дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.
Коллегиядә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татаьяна Ларионова катнашты.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстан Финанс министрлыгы инвестиция проектларын карау эшен дәвам итә
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2026 елда алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестиция проектларын карау эше дәвам итә.
2
апрель, 2026 ел
2026 елда медицина реабилитациясе буенча ярдәм күрсәтүче оешмаларны медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү
«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлекне торгызу өчен оптималь медицина реабилитациясе» федераль проекты кысаларында 2026 елда медицина реабилитациясе буенча медицина ярдәме күрсәтүче оешмаларны медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү буенча чаралар гамәлгә ашырыла.
1
апрель, 2026 ел
ТР бюджетында педагогик хезмәткәрләргә торак арендалау белән бәйле чыгымнарны каплауга 63,0 млн. сум каралган
Татарстан Республикасында педагогик хезмәткәрләргә торак урын наемы бәясен түләүгә бәйле чыгымнарны каплау рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителде.
РФ Дәүләт Советы комиссиясе каршында кече һәм урта эшмәкәрлекнең салым сәясәтен анализлау өчен эшче төркем төзеделәр
Кече һәм урта эшмәкәрлек мәсьәләләре буенча эшче төркем "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе каршында төзелгән, ул кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын мониторинглау, шулай ук кече һәм урта бизнеска салым салу инструментларын анализлау белән шөгыльләнәчәк. Бу хакта комиссия утырышында аның Рәисе, Рязань өлкәсе губернаторы Павел Малков хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз