Татарстанда балалар мәнфәгатьләре бәрабәренә республика стратегиясен кабул итәчәкләр

2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
“2013-2017 елларга балалар мәнфәгатьләре бәрабәренә республика стратегиясен гамәлгә ашыруга багышланган иде бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышы. Утырышны ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер – министры Илдар Халиков үткәрде.
ТР Хөкүмәте Башлыгы балалар мәнфәгатьләрен яклау Татарстан дәүләт сәясәтенең төп бурычларының берсе булуын билгеләп үтте. Илдар Халиков бу өлкәдә булган берничә проблеманы атап үтте – шул исәптән, ТР җитәкчелеген элеккечә гаилә хәлләренең начар булуы, балалар хокукларын бозу очраклары, балигъ булмаганарга мөнәсәбәтле көч куллану мәсьәләләре борчый.
“Безгә әлеге проблемаларны җитди рәвештә тикшереп чыгарга кирәк булачак. Безнең утырышыбыз Яр Чаллыдагы фаҗигале вакыйгалар белән туры килде һәм без бүгенге көн тәртибенә куелган мәсьәләләргә тагын да зур игътибар белән карарга тиеш.”,- дип белдерде Илдар Халиков.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кабул ителгән балалар мәнфәгатьләре бәрабәренә федераль стратегиясе кысаларында аңа туры килә торган региональ стратегияләрне раслау киңәш ителгән, - дип искә төшерде. Татарстан стратегиясе үз эченә дүрт төп юнәлешне кертеп карый – бу гаилә сәясәте, балаларны саклау, сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү мөмкинлеге, мәдәни үсеш һәм балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы, шулай ук сәламәтлекне саклау һәм сәламәт яшәү рәвеше.
Утырыш барышында, булган проблемалар һәм стратегия кысаларында аларны хәл итү юлллары турындагы докладлар белән хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Азат Шәрәпов, һәм шулай ук ТРда Бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International