Рөстәм Миңнеханов күп милләтле Татарстан халкына тугрылыкта ант итте һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кереште

2020 елның 18 сентябре, җомга

Бүген Салих Сәйдәш исемендәге Зур дәүләт концерт залында (Казан) Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү буенча тантана уза. 

Тантананы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. 

Президиумда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин иде.

Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, тантана «Татарстан – Яңа гасыр» телекомпаниясенең телевидение һәм радиоэфиры аша һәм интернет челтәрендә турыдан-туры тапшырыла.

«Бүген – ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтүче республикабыз өчен күренекле вакыйга, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - 100 ел элек ТатҮБК һәм Совнарком кебек беренче халык идарәсе органнарын сайлаганнан, Татарстанда Президентлык институтын керткәч 3 дистәләп ел узганнан соң чираттагы  Президент сайлаулары һәм бер үк вакытта муниципаль хакимиятнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узды. Туган республикабыз халкы гадәттәгечә сайлауларга күпләп килде (78,78%),  альтернатив, күп партиялелек нигезендә татарстанлылар күпчелек тавыш белән – 83%тан артык –  Президент вазыйфасына Рөстәм Нургали улы Миңнехановны сайлады».

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнехановның моннан алдагы 10 еллык Президентлык вазыйфасын үтәгән чорын «иҗат декадасы» дип атап була. «Безнең көннәрдә Татарстан – югары конкуренция көченә ия булган, халыкара аренада үз урынын алган, илдә лидерлар арасына керүче төбәк. Бүген Татарстан тормышның һәм җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә дә масштаблы үзгәрешләр алдында тора. Аның нигезе – 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин формалаштырган максатлар», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Залга Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен, Татарстан Республикасы Президенты Штандартын керттеләр.

Сәхнәгә Рөстәм Миңнеханов чыкты һәм күп милләтле Татарстан халкына тугрылыкта ант итте.

«Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, Татарстан Республикасы суверенлыгын тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, миңа йөкләнгән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын намус белән башкарырга тантаналы төстә ант итәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Фәрит Мөхәммәтшин татнатанлы рәвештә Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүен игълан итте.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International