Массакүләм мәгълүмат чараларында күптән түгел басылган кайбер язмаларда 2021 елга һәм 2022-2023 елларның план чорына Россия федераль бюджеты проектында сирәк авырулар өчен даруларга чыгымнар кимегән, дигән ялгыш нәтиҗәләр бар.
Россия Финанс министрлыгы билгеләп үткәнчә, "14 югары чыгымлы нозология" программасына акчалар тулысынча, финанслауны кыскартмыйча салынган. 2020 елда бу чараларга 61,8 млрд сум бүлеп бирелгән, 2021 елга бюджет проектында 64,3 млрд сум салынган. Әлеге программа кысаларында сирәк авырулардан интегүче кешеләргә ярдәм күрсәтелә.
"Икътисадтагы вәзгыятькә карамастан, РФ Хөкүмәте сәламәтлек саклау системасын ныгытуны дәвам итәргә кирәк дип саный. Быел без бу өлкәне финанслау күләмнәрен шактый арттырдык, бу - федераль бюджет чыгымнарының киләсе елга да өстенлеге», - дип билгеләп үтте финанслар министры А.Г.Силуанов.