Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы финанс министры итеп билгеләнде

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Гайзатуллин Радик Рәүф улы Татарстан Республикасы финанслар министры итеп билгеләнде. Тиешле указга 30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. (№ПУ-625)

Биография:

1964 елның 20 июлендә Татарстан АССР Буа районының Яңа Тинчәле авылында туа.

«Авыл хуҗалыгында хуҗалык эшчәнлегендә Бухгалтерлык исәбе һәм анализлау» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1985г).

06.1985-11.1986 - Совет Армиясе сафларында хезмәт

12.1986-10.1988 - Татарстан АССР Лаеш районы «Маяк» колхозының баш бухгалтеры

10.1988-12.1988 - Лаеш РАПО контроль-ревизия эше буенча әйдәп баручы белгеч

12.1988-01.1999 - «Бөреле» агрофирмасының баш бухгалтеры

01.1999-06.2000 - Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлекне финанслау бүлеге башлыгы

06.2000-06.2001 - Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары

06.2001-06.2002 - Татарстан Республикасы финанслар министрының беренче урынбасары

2002 елның 18 июненнән Татарстан Республикасы финанс министры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International