Бюджет проектын муниципаль берәмлекләр белән тикшерделәр

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Бүген 2021 елга һәм 2022, 2023 елдагы план чорына Татарстан Республикасының бюджеты турындагы мәсьәлә буенча муниципаль берәмлекләр белән киңәшмә узды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Якунин Леонид Александрович уздырды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Шагиәхмәтов Мидхәт Рәфкать улы "2021-2023 елларга Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеш фаразының төп параметрлары турында" доклад белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасы финанс министры Гайзатуллин Радик Рәүф улы 2021 елга һәм 2022, 2023 елдагы планл чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетының төп параметрлары турында сөйләде.  Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, ә муниципаль берәмлекләр вәкилләре видеоконференция режимында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International