РФ Финанс министрлыгы: "Төбәк керемнәренең үсеш темплары торгызылуга күчте"

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы пресс-релизында хәбәр ителгәнчә, быелның икенче яртыеллыгында төбәк керемнәре кимү беренче яртыеллыкка карата акрыная башлады. Субъектлар бюджетларының агымдагы үтәлеше аларның акрынлап тотрыклануы турында сөйли - күбесе торгызылуга күчкән.

Ел башыннан тугыз ай эчендә төбәкләрнең керемнәре, беренчел мәгълүматлар буенча, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5% ка (10 трлн сумга кадәр) арткан.

Салым һәм салым булмаган керемнәр кимүе акрынайды. 1 октябрьгә алар 5% ка кимегән һәм 7,5 трлн сум тәшкил иткән. Әмма июнь башында ук кимү 9% дәрәҗәсендә теркәлгән, ә бер ай соңрак - 7%.

Төбәк керемнәренең кимүе табышка салым буенча күзәтелә һәм, нигездә, чимал секторының югары өлеше булган субъектларга кагыла. 1 октябрьгә төбәкләр узган елның шушы чорына карата 15% югалттылар. Шуңа да карамастан, кимү темпы июль-августтан, салымнан керем 18% ка кимегән вакытта акрыная башлады. 9 айда табышка салым суммасы - 2,2 трлн сум.

Бер үк вакытта регионнар файдасына кире кайтарылмый торган кертемнәр шул исәптән федераль бюджеттан кертемнәр артты. Тугыз айда алар 2,4 трлн сум тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 57 процентка күбрәк.

Шул ук вакытта төбәкләр чыгымнары 10,3 трлн сумга финансланган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 17%ка артык. Төбәкләрнең бюджет тотрыклылыгын тәэмин итү өчен быел аларның керемнәрен киметү аркасында өстәмә финанс ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителде - моңа 300 млрд сум бүлеп бирелгән, шуларның 200 млрд сумы инде бирелгән, ел ахырына кадәр тагын 100 млрд сумы. Өстәмә транш 100 млрд сумга 2021 елга каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International