Казанга Финанс мониторингы буенча федераль хезмәт директоры Юрий Чиханчин килде
2013 елның 1 марты, җомга
Бүген Татарстан Республикасы башкаласына Финанс мониторингы буенча федераль хезмәт директоры Юрий Чиханчин эш визиты белән килде. “Казан” халыкара аэропортында Юрий Чиханчинны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
ТР Хөкүмәт йортында,ТР Президентының эш бүлмәсендә Рөстәм Миңнеханов белән Юрий Чиханчин әңгәмә кордылар. Алар милли иминлеккә куркыныч янаучы төп чыганакларның берсе буларак террорчылыкны финанслауга каршы көрәш чаралары буенча фикер алыштылар.
Аннары Юрий Чиханчин Россия Федераль Куркынычсызлык хезмәте, Россия Эчке эшләр министрлыгы, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы һәм башка Милли террорчылыкка каршы комитет әгъзалары булган министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында, террорчылыкны финанслауга каршы көрәш мәсьәләләре буенча Милли террорчылыкка каршы комитет каршындагы эсперт-консультатив төркемнең 9 нчы утырышын уздырды.. Утырышта Татарстан Республикасы ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров катнашты
Татарстан Республикасы бюджеты буенча бурыч йөкләнеше күрсәткече (дәүләт бурычы күләменең, кире кайтарылмый торган керемнәрне исәпкә алмыйча, бюджет керемнәре күләменә карата мөнәсәбәте) узган ел йомгаклары буенча 19,9 процент тәшкил итте. Бу бюджет законнарында «югары бурыч тотрыклылыгы» буларак характерлана торган дәрәҗәгә туры килә.
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябрендәге 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан түбәндәге күләмнәрдә бюджетара трансфертлар көтелә: