ТРның Лениногорск районында 2012 нче елга нәтиҗә чыгардылар

2013 елның 1 марты, җомга
Бүген Лениногорскида эшлекле сәфәр белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков булды. Ул “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән берничә җитештерү һәм мәгариф объектында булды, шулай ук район Советының йомгаклау сессиясендә катнашты.
Кунаклар “Агропак-Татарстан”ҖЧҖ алкогольсез эчемлекләр һәм минераль сулар заводы эшчәнлеге белән танышты. Ул 1997 нче елда “Татнефть” компаниясе инициативасы буенча сафка бастырылган һәм алдагы елларда динамик рәвештә үскән. Эшчеләр саны – 116 кеше. 2006 нчы елдан коллектив белән Юрий Азимов җитәкли. Ул берничә цех мисалында заводның заманча югары җитешерүчән җиһазлар белән тәэмин ителүен һәм квалификацияле кадрларга ия булуын сөйләде һәм күрсәтте. Илдар Халиков предприятиедә әзерләнелгән куасны эчеп карады һәм аны лаеклы рәвештә бәяләде.
ТР Премьер-министрына Лениногорск нефть техникумында билгеле бер уңышлар турында сөйләделәр, аның студентлары күп тапкырлар махсус дисциплиналар һәм спорт ярышлары буенча шәһәр һәм төбәк олимпиадаларында призер булган. ТР Хөкүмәте башлыгы берничә белем алу бүлмәсенә һәм лабораториягә кереп чыкты, студентлар һәм укытучылар белән аралашты.
Шулай ук ТР Премьер-министры Лениногорск балалар йортында булды, анда ул коллектив белән аралашты, тәрбияләнүче балаларның хоккей уйнаганын күзәтте. Ә Мәдәният йорты фойесында җирле җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсе белән танышты.
Алга таба ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Татнефть” ААҖ Шәфәгать Тәхәветдинов Лениногорск муниципаль районы сессиясендә катнаштылар. Анда 2012 нче елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм киләчәккә бурычлар сөйләшенде.
Хисап белән чыгыш ясаган район башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләвенчә, үткән елда торак белән тәэмин итү, сәламәтлек саклау, мәгариф, юл төзелеше өлкәләрендә күп мәсьәләләрне чишеп булган.
48 млрд. сумлык тулай территориаль продукт җитештерелгән. Сәнәгать производствосы күләме нигездә нефть предприятиеләре (86 процент), бу өлкәдә хезмәт күрсәтә торган оешмалар тарафыннан формалаша. Бу – “Лениногорскнефть” оешмасы, “Елховнефть”, “Татнефть-ЛениногорскРемСервис” ААҖ, “ТНГ-ЛенГИС” ҖЧҖ, “Татойлгаз” һ.б. Тармакта 4,6 меңнән артык эшче эшли.
Үткән елда 77 мең тонна ашлык җыеп алынган, 6 мең т артык ит, 34 млн. данә йомырка җитештерелгән, 4 мең т бәрәңге, 66 мең т шикәр чөгендере җыеп алынган. Районда 16 гаилә фермасы эшли.
Азык-төлек тармагында да үсеш күзәтелә, аның нигезендә - "Агропак-Татарстан” ҖЧҖ, “Торос-Молоко”, “Колос” һ.б. эшчәнлеге.
Район халкының яшәеш дәрәҗәсе турында сөйләгәндә, район башлыгы бер кешегә керемнең 14 мең 880 сум булганлыгын билгеләде (2011 нче елда - 12 мең 620 сум).
Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү буенча федераль социаль проект кысаларында җитди эш уздырылган. 619 теркәлгән гаиләнең 369 җир кишәрлеге алган.
Сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итүгә килгәндә, үткән елда 43 ветеран торак алган, федераль программа башыннан 263 ветеран торак шартларын яхшырткан. Шәһәр мэры гражданнарны тузган торактан күчерү программасының тормышка ашырыла башлавын хәбәр итте. Капиталь ремонт программасы буенча 19 йорт ремонтланган, аңа 116 млн. сум юнәлдерелгән.
Торак-коммуналь хезмәтен күрсәтүгә килгәндә, чыгымнарны хисапта тоту буенча заманча технологияләр кулланылган. Хәзерге вакытта һәрбер фатир буенча ресурсларны куллануны онлайн режимда күзәтеп бару мөмкинлеге бар. I квартал ахырына барлык гомумйорт челтәрләре учетын “Таттелеком” элемтәсенә тоташтыру планлаштырыла.
Йорт яны территорияләрен һәм тротуарларны, шәһәрнең урам-юл челтәрен, авыл юлларын яхшырту буенча эш дәвам иткән. Бу максатларда җирле бюджеттан 25 млн. сум үзләштерелгән, 40 млн. – республиканыкыннан, 12 млн. сумны “Татнефть” ААҖ биргән. 1 яңа күпер сафка бастырылган.
Татарстан нефтенең 70 еллыгына әзерлек кысаларында “Татнефть” ААҖ акчаларына заманча спорт комплексы һәм балалар бакчасы төзелеше бара, 2013 нче елга 2 нче номерлы мәктәп, сәламәтлек саклау объектлары төзелешен башлау планлаштырыла.
Район башлыгы ТР Хөкүмәте башлыгына яңа заманча стадион төзелешендә һәм шәһәр Мәдәният йортын ремонтларга республика хакимиятенең ярдәм итүен сорап, мөрәҗәгать итте.
Рәгать Хөсәенов үзенең чыгышын тәмамлап, районның һәм шәһәрнең социаль-икътисди проблемаларын чишүдә ярдәм иткәне өчен республика җитәкчелегенә һәм “Татнефть” компаниясенә, шулай ук күмәк эшчәнлек өчен, барлык депутатларга, учреждение һәм предприятие җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.
ТР Премьер-министры Лениногорск районы эшчәнлегенә яхшы бәя бирде. Ләкин аның билгеләвенчә, эшкә файдаланылмаган резервларны җәлеп итәргә кирәк. 2012 нче елда ТР социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, ул Лениногорск халкының керткән өлешен билгеләп үтте.
Соңыннан Илдар Халиков төрле өлкәдә эшләүчеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International