Илдар Халиков “Татспиртпром”ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

2013 елның 1 марты, җомга
“Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы 2013 елның 28 февралендә булды. Утырыш ТР Хөкүмәт Йортында, ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды.

Утырышта каралган төп мәсьәләләр – 2013 елга “Татспиртпром” ААҖ бюджетын раслау ,инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм шулай ук 2013 елның гыйнвар аендагы эш нәтиҗәләре.

“Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Георгий Куприянов инвестиция проектларын гамәлгә ашыруның барышы хакында чыгыш ясады. Тәүлегенә 10мең декалитр җитештерүче Усад спирт заводы төзелеше инвестиция программасы 70% ка яисә 877млн. сумга финансланган .

2013 елның гыйнварында алкогольле продукция җитештерү 36% ка арткан.
Сәнәгать җитештерүе индексы хисап чорына 129% тәшкил иткән.
Хезмәт җитештерүчәнлеге бер кешегә 236 мең сум тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда 34% ка артык.

ТР бюджетына 2013 елның гыйнвары өчен 443млн. сум кергән, шулардан акциз – 419млн. сум.

Утырыш нәтиҗәләре буенча “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советы җәмгыятьнең хисап чорындагы финанс – хуҗалык эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International