Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов: “Һәр кече нефть компаниясе – эре салым түләүче”
2013 елның 4 марты, дүшәмбе
Бүген Зәйдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Аларның 2012 елгы эшчәнлеге һәм 2013 елга куелган бурычлары каралды. Киңәшмәдә “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, территоиаль бүлекчәләре, федераль органнар җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмә алдыннан “Татех” нефть компаниясендә эш барышы белән танышты.
ТР Президенты киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, газны файдалану законын катгыйлану, “Татнефть”, “Татех” һәм башка кече компанияләрнең дөрес позиция алып яхшы вәзгыятьтә калды. Шул ук вакытта иярчен газ ягучы компанияләр дә бар. Монда экология мәсьәләсе дә туа. ТР Президенты җиһазларны камилләштерү буенча Capstone компаниясе белән эшләүне дәвам итәргә тәкъдим итте.
Ягулык-энергетика комплексы роле илдә әйдәп баручылар рәтендә, якын киләчәктә дә шулай булачак, дип саный республика башлыгы. Аның сүзләренә караганда, “Татнефть” кенә түгел, ә кече нефть компанияләре дә эре салым түләүчеләр булып тора. Гомумән алганда, узган ел нефтьчеләр яхшы эшләгән. Әмма куелган бурычларын башкара алмаган компанияләр дә бар, дип билгеләп үтте ТР Президенты.
2012 елда кече нефть компанияләре 6,7 миллион тонна нефть тапкан, бу 2011 ел белән чагыштырганда, 1,5 процентка күбрәк. Республиканың гомум нефть табышының 20,5 процентын тәшкил иткән, бу күрсәткеч узган елдагы кадәр. Бу хакта бүген “Нефтеконсорциум” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев үз докладында белдерде. Докладчы шулай ук республика җитәкчелеге ярдәме кирәк булган булган проблемаларны да атады.
Геология һәм җир асты байлыкларын файдалану өлкәсендәге эшләр нәтиҗәләре хакында ТР буенча җир асты байлыклары файдалану идарәсе җитәкчесе Равил Мотыйгуллин белдерде. Ул РФ җитәкчелеге тармак алдына куйган бурычларга басым ясады. Ул шулай ук нефть компанияләре тарафыннан лицензияле килешүләрне гамәлгә ашыру турында да сүз кузгатты.
Быел Татарстанда Бөтенроссия яшь геологлар олимпиадасы чарасы узачак, дип белдерде Равил Мотыйгуллин.
Татарстан буенча дәүләт күзәтчелеген һәм җир асты байлыклары өлкәсе мониторингын мәгълүмат белән тәэмин итү турында Идел буе федераль округы Территориаль геология мәгълүмат фонды Татарстан филиалы җитәкчесе Гөлнара Мәүлетдинова белдерде.
Бөтенроссия геологик нефть фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм үсеш стратегиясе хакында генераль директор А.Солтанов белдерде. Ул Татарстан нефть компанияләре белән эшләү өчен актуаль темалар тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне тәмамлап, киләчәктә дә республика нефть тармагы өчен барысын да эшләчәк, ә нефтчеләр алдына нефть табышын тотрыклы итү бурычы тора дип белдерде.
"Татар-информ" ИА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
июнь, 2026 ел
Клуб тибындагы мәдәни-ял итү оешмалары биналарына капиталь ремонт ясау турында
«Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 2026 елда Мамадыш, Кукмара, Арча һәм Балтач муниципаль районнары территорияләрендә клуб тибындагы алты мәдәни-ял итү оешмасы бинасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
2
июнь, 2026 ел
2025 елда республика бюджеты үтәлеше турындагы закон проекты Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында каралды
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар 2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы закон проектын, шулай ук 2026 елның беренче кварталында республика бюджеты үтәлешен тикшерделәр.
Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына ярдәм итү турында
2026 елда «Татарстан Республикасын фәнни-технологик үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасында алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына дәүләт ярдәме дәвам иттерелә.
1
июнь, 2026 ел
Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгы Татарстан Республикасының кредит рейтингын раслады
Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгы Татарстан Республикасының кредит рейтингын AAA(RU) дәрәҗәсендә раслады, рейтинг буенча фараз – «тотрыклы».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз