Рөстәм Миңнеханов энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетика усеше мәсьәләләре турындагы Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында катнашты

2013 елның 7 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетика усеше” дәүләт программасын хуплады, ул 2020 елга кадәр исәпләнгән.  Бу хакта РФ Хөкүмәте утырышында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев белдерде.
Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышы (Мәскәү) эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул кыскача әлеге тема буенча республикада башкарыла торган эшләр турында сөйләде.
Энергия нәтиҗәлелеге сәясәтен гамәлгә ашыру – безнең өчен иң мөһиме, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Без бу эшне 15 ел элек башлаган идек инде. 1998 елны Татарстан Республикасында  “Энергияне сак тоту турында” закон кабул ителде, 2012 елны аңа үзгәрешләр кертелде.
Гамәлдәге “2020 елга кадәр чорга Энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлнелеген арттыру” федераль дәүләт программасы кысаларында эре һәм урта сәнәгать предприятиеләрендә энергетика аудиты уздырылды, шулай ук республиканың бөтен бюджет оешмаларында – алар Татарстанда 6,5 мең. Предприятиеләрдә энергияне сак тоту программалары булдырылды һәм расланды, аларда бүгенге көндә энергиянеь нәтиҗәлелеге технологияләрен кулланалар. Энергияне сак тоту кысаларында зур эш эшләнде. Бөтен күпфатирлы йортлар, дәүләт һәм муниципаль оешмаларда исәпкә алу приборлары куелды. Нәтиҗәле рәвешләрнең берсе – индивидуаль һәм күпфатирлы торак йортларны ике контурлы җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү системасына күчерү гамәлләре.  2005 елдан бу системага 34 меңнән артык йорт хуҗалыгы күчерелде һәм ел саен 3,5 мең йорт хуҗалыгы күчерелеп тора. Бу шушы йортларда яшәүчеләрнең җылылыкка һәм кайнар суга тотылучы чыгымнарын 1,5 мәртәбәгә киметергә ярдәм итте. Җылылык энергиясенә тарифлар үсүен туктату өчен инвесторларны җәлеп итеп энергиясе нәтиҗәле блоклы казаннар һәм мини-ТЭЦлар базасында кече энергетика инфраструктурасын модернизацияләү алып барыла».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, эшнең аерым бер юнәлеше – эре энергетиканы үстерү. Республикада масштаблы проектларны тормышка ашыру - Кама кластеры, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, «Иннополис», «Смарт-Сити» - болар барысы да энергия куллану үсешенә китерә һәм алдан яңа энергия куәтләрен гамәлгә кертүне таләп итә. 2018 елга Казан энергия районында энергия кытлыгын бетерү өчен Татарстанда пар-газ җайланмадарын урнаштыру проектлары гамәлгә ашырыла: Казан ТЭЦ-1  ында – 110 МВт ка, Казан ТЭЦ-2 дә –220 МВт ка, Казан ТЭЦ-3 модернизацияләнә.
«Безнең икътисад нигезе – әлбәттә, нефть тармагы, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. - 1943 елдан республика территориясендә 3 млрд. 150 млн т нефть чыгарылган. Бүген  нефть чыгару дәрәҗәсе бездә  – 30–32 млн тонна, һәм иң мөһиме, биш ел эчендә нефть чыгару күләмнәре нефть запаслары күләменә тигез. Без моны бик мөһим юнәлеш дип саныйбыз.
Безнең нефтяь фщне нигезе -  ТатНИПИнефть институты (Татар нефть фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты), ул “Сколково” инновацион үзәгендәге  «Татнефть» компаниясенең фәнни-техник үзәгендә ачылд. Без бу эшне бик файдалы булачак дип саныйбыз».
Рөстәм Миңнеханов нефть сәнәгате ресурслар базасын үстерүнең яңа юнәлеше чыгаруы кыен аеруча үзле нефть булганын искәртте. Белгечләр исәпләвенчә, республикада гына ул 2 дән 7 млрд. тоннага хәтле. «Татнефть» компаниясе 2006 елдан  тәҗрибә-сәнәгать эшләре белән дә шөгыльләнә.
«Ашальчи нефть ятмаларын эшкәртү буенча сынау проектында 2020 елга аеруча үзле нефтьне чыгару күләме 2 млн тоннага җиткерү каралган. Бу очракта минем Россия Федерациясе Хөкүмәтенә рәхмәт белдерәсем килә – аеруча үзле нефть ятмаларына салым льготалары рәвешендәге ярдәмнәре өчен», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
 «Узган елны республика территориясендә 15,6 млн т нефть эшкәртелгән. Дмитрий Анатольевич, мин без бергә ачып җибәргән «ТАНЕКО» заводының тулысынча проект режимына чыкканы турында хәбәр итәм. Безнең бүгенге көн бурычыбыз: «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында да, «ТАИФ-НК»да да углеводородлы чималны эшкәртүнең  тирәнлеген 98%ка җиткерү», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук республикада Внешэкономбанк белән берлектә «Аммоний» проекты гамәлгә ашырылганы турында да сөйләде – аммиак, метанол, гранулалы карбамид эшкәртү комплексын төзү. Бу табигать газын тирән эшкәртү буенча яңа югары технологияле җитештерү булачак.
Татарстан быелның өченче кварталында тагын бер проектка тотына – «Нижнекамскнефтехим», 1 млн тонна этилен җитештерү буенча яңа комплекс төзү. Монда кулланыла торган технология 55% ка энергия нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкин.
«Без хәзер «Газпром» белән газ моторлы ягулыкны куллану өлкәсендә килешү әзерлибез. Якындагы 3-5 ел эчендә без бөтен җәмәгать транспортын, муниципаль транспорты, коммуналь техниканың һәм авыл хуҗалыгы техникасының бер өлешен газ моторлы ягулыкка күчерергә исәплибез. Ягулык бәясе икеләтә арзан булып чыга. Нефтехимия җитештерүләрен чимал белән тәэмин итү проблемасы турыда да әйтеп үтәсем килә. Беренче чиратта, Татарстан һәм Башкортостан нефтехимия комплекслары турында. Бик күп чимал, сыекландырылган углеводород газы тимер юл буйлап йөртелә. Продуктопроводны торгызу мәсьәләсен карарга кирәк. Безнең - Татарстанның, Башкортостанның һәм Ямал-ненец автономияле округының тәкъдиме гамәлгә ашыруны таләп итә», - дип хәбәр итте Татарстан Президенты.
Ул шулай ук Россия Федерациясе Энергетика министрлыгына һәм  Федераль челтәр компаниясенә республика энергосистемасын һәм Казан энергия төенен Казан Бөтендөнья Универсиадасына әзердәүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International