Бәйрәм белән!

2013 елның 7 марты, пәнҗешәмбе
Кадерле хатын-кызлар!
 
Сезне чын йөрәктән, ихлас күңелдән 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Бу бәйрәм юкка гына язның беренче көннәрендә, кояш аеруча җылы балкып, табигать уянганда билгеләнеп үтмидер. Хатын-кызларыбыз да ягымлы яз кояшы кебек назлы, игътибарлы, мөлаем бит. Тормышның авырлыклары алар җилкәсенә төшкән: балалар тудырып тәрбияләү, өйдәге бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр... Сез боларның барысына да күңелегезне биреп эшлисез. Шул ук вакытта, эштә бар профессиональлегегезне җигеп, үз-үзегезне җәлләмичә, барлык эшне җиренә җиткереп, буталмыйча, вакытында төгәллисез.
Кадерле хатын-кызлар, апалар, сеңелләр, әниләр, әбиләр! Хәрвакытта шундый гүзәл, акыллы, сабыр, эшлекле, ачык күңелле булып калыгыз! Эшегездә бары тиң уңышлар юлдаш булсын, корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, олы, саф, җаваплы мәхәббәт телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International