Татарстан Республикасы территориясендә муниципаль дәрәҗәдәге индустриаль (сәнәгать) паркларны һәм сәнәгать мәйданчыкларын төзүгә һәм үстерүгә 2021 елда 9 млрд. 280,0 млн. сум юнәлдереләчәк

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

"2014 - 2024 елларга Татарстан Республикасы территориясендә муниципаль дәрәҗәдәге индустриаль (сәнәгать) паркларны һәм сәнәгать мәйданчыкларын булдыру һәм үстерү" ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру максатларында "2014 - 2024 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацион икътисады" дәүләт программасының "2017 - 2024 елларга Татарстан Республикасы территориясендә муниципаль дәрәҗәдәге индустриаль (сәнәгать) паркларны һәм сәнәгать мәйданчыкларын булдыру, модернизацияләү һәм (яисә) реконструкцияләү чыгымнарын каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе расланды.

Субсидия тиешле финанс елына Татарстан Республикасы бюджеты турында Татарстан Республикасы законында каралган бюджет ассигнованиеләре чикләрендә һәм тиешле финанс елына субсидияләр бирүгә бюджет акчалары алганчы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына билгеләнгән тәртиптә җиткерелгән бюджет йөкләмәләре лимитлары чикләрендә бирелә.

Татарстан Республикасы территориясендә муниципаль дәрәҗәдәге индустриаль (сәнәгать) паркларны һәм сәнәгать мәйданчыкларын төзүгә һәм үстерүгә 2021 елда 9 млрд. 280,0 млн. сум юнәлдереләчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International