2021-2023 елларга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проекты буенча муниципаль берәмлекләр белән киңәшмә

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

2020 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проектын 2021 елга, 2022 һәм 2023 елларның план чорына һәм 2021-2023 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразын карау буенча муниципаль районнар һәм шәһәр округлары белән киңәшмә-видеоконференция булды.

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин 2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проекты турында доклад белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразының 2021-2023 елларга һәм 2025 елга кадәрге төп параметрлары турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International