Ингушетия Республикасы җитәкчелеге ИТ-технологияләр, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм, авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү белән кызыксына. Бу хакта Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән очрашу барышында белдерде.Очрашу Ингушетия делегациясенең Татарстанга визиты кысаларында "Алабуга" МИЗда узды.
Исегезгә төшерәбез, Ингушетия Республикасы делегациясе Татарстанга эш визиты белән килде. Кичә Казанда кунаклар ИТ-паркта булдылар, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очраштылар. Бүген "Алабуга" МИЗда Ингушетия делегациясенә махсус икътисадый зонаның резидентлары турында сөйләделәр. Көннең икенче яртысында Юныс-Бәк Евкуров Чаллыда "КАМАЗ" ААҖдә һәм "Мастер" КИПта булды.
Бүген делегация әгъзаларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Юныс-Бәк Евкуровка Татарстанга килүләре өчен рәхмәт белдерде. "Визит кысаларында без сезгә үзебезнең кайбер проектларыбызны күрсәттек, һәм без бу өлкәләрдәге тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер", - дип белдерде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Ингушетия Республикасы делегациясе әгъзаларына Татарстанны социаль-икътисадый үстерү турында сөйләде, демографиядәге уңай динамиканы аерым билгеләп үтте. Бу чакта ТР Президенты региональара товар әйләнеше күләменең гаять түбән булуына игътибарны юнәлдерде. "Әйләнеш барлыгы 88 млн сум - бу бик аз. Регионнарыбыз арасында товарлар йөрешен активлаштырыга кирәк", - дип ышаныч белдерде Рөстәм Миңнеханов.
"Ышанам ки, сезнең визит үзегез өчен файдалы булачак һәм безнең хезмәттәшлек ныгуга ярдәм итәчәк", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты Юныс-Бәк Евкуровка.
Үз чиратында Ингушетия Республикасы башлыгы делегацияне җылы каршылаулары һәм бай, кызыклы программа әзерләүләре өчен Татарстан ягына рәхмәт белдерде. "Мин күргәннәремә сокланам һәм сезнең казанышларга сөенәм , - дип мөрәҗәгать итте Юныс-Бәк Евкуров Рөстәм Миңнехановка. – Сезнең тәҗрибәгезне өйрәнеп без үзебездә дә уңышларга ирешербез дип ышанам".
Ингушетия башлыгы әйтүенчә, кунакларны ИТ-технологияләр, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм, авыл хуҗалыгын үстерү өчен шартлар тудыру өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе кызыксындырды.
Юныс-Бәк Евкуров Рөстәм Миңнехановны Ингушетиягә җавап визиты белән чакырды.
Татарстан Президенты һәм Ингушетия башлыгы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында ике регион арасында килешүгә имза салдылар. Шулай ук яклар шушы килешүне гамәлгә ашыру өчен уртак эш төркеме төзергә сөйләштеләр.