Рөстәм Миңнеханов: Беренче чираттагы һәм социаль йөкләмәләрне үтәү өчен катгый финанс дисциплинасын үтәргә кирәк

2021 елның 23 июле, җомга

Агымдагы катлаулы шартларда беренче чираттагы һәм социаль йөкләмәләрне абсолют үтәү өчен катгый финанс дисциплинасын үтәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2021 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм ел азагына кадәр бурычлары буенча республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республика икътисадында җанлану күзәтелә. Агымдагы елның 5 аенда ҖТП үсеше – 102,3%, сәнәгать җитештерүе индексы – 104,3%, төзелеш эшләре күләме үсеше 2,4% тәшкил итте, ваклап сату әйләнеше 10,1%ка артты. Тулаем алганда, 1 яртыеллыкта берләштерелгән бюджетның үз керемнәре 149,3 млрд. сум тәшкил иткән.

Шул ук вакытта, ТР Президенты сүзләренчә, икътисадый күрсәткечләрнең уңай динамикасы тынычланып калырга сәбәп түгел. Финанс министрлыгы мәгълүматларына караганда, беренче яртыеллыкта кайбер эре һәм урта предприятиеләр табышка салым буенча үз күрсәткечләрен киметкән, бу узган елгы кризис күренешләренең тискәре йогынтысы турында сөйли.

Быелга бюджет шактый кытлык белән формалаштырылган – 7 млрд. сум. Милли проектлар кысаларында республика алдына куелган бурычлар зур чыгымнар таләп итә. «Быел без әлеге максатларга 30,9 млрд. сум юнәлдерергә тиеш, шуларның 8,1 млрд.сумы – республика бюджетыннан. федераль үзәк белән килешүләрдә салынган барлык параметрларга да ирешү тиеш. Моннан тыш, бездә 48 млрд.сумлык 44 республика программасы бар. Бу да республика үсеше һәм гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга бәйле», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов резервлар белән эшне дәвам итәргә өндәде. Беренче чиратта, салым бурычлары белән. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча әлеге сумма 8,6 млрд сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 9%ка кимү күзәтелә. «Бурычларны киметү өчен Штабка эшне координацияләүне дәвам итәргә кирәк. Эшкә барлык дәүләт һәм муниципаль органнар, федераль хезмәт бүлекчәләре, предприятиеләр кушылырга тиеш», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Физик затларның бурычы шактый – якынча 2 млрд.сум. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең бурычлары да бар.

«Салымнарны вакытында түләргә һәм башкалар өчен үрнәк булырга кирәк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Министрлыкларга, ведомстволарга, муниципалитетларга кыска вакыт эчендә персоналның һәм хезмәткәрләрнең бурычларын тулысынча каплауны тәэмин итәргә кирәк. Бу эшкә федераль органнардагы хезмәттәшләребезнең дә кушылуларын сорыйм. Бер үк вакытта халыкка миграция хезмәте, ЮХИДИ, почта, КФҮ, БТИ һәм башка учреждениеләр бүлекчәләрендә салым бурычлары турында мәгълүмат бирүне дәвам итәргә кирәк. Суд приставлары хезмәтенә гражданнар белән эшне активлаштырырга, ЮХИДИ белән уртак рейдларны дәвам итәргә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, предприятиеләрнең бурычларын бетерү өчен дәүләт органнары һәм дәүләт предприятиеләре бурычлары булмаган тәэминатчылардан гына сатып алулар үткәрергә тиеш. Салым, хокук саклау органнарына һәм Прокуратурага банкрот предприятиеләрнең милекчеләре белән актив эш алып барырга һәм алардан бурычларны түләттерергә кирәк.

«Министрлыкларга һәм ведомстволарга дәүләт хезмәт күрсәтүләрен кулланучыларга аларның бурычлары турында мәгълүмат җиткерүне дәвам итәргә кирәк. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган», - дип өстәде Татарстан Президенты.

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин үз нотыгында хәбәр иткәнчә, 2021 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы бюджеты 125,5 млрд.сумга үтәлгән. 2021 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 149,3 млрд.сум күләмендә кергән. Җирле бюджетларга 23,8 млрд. сум акча мобилизацияләнгән. Агымдагы елда барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керем өлешен үтәү уңай характерлана. Республика берләштерелгән бюджетының һәм республика бюджетының планлы билгеләнешләре – 55%ка, җирле бюджетлар 53%ка үтәлгән.

Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, мобилизацияләнгән керемнәр күләме буенча республика Россия Федерациясе субъектлары арасында 7 нче урында. Берләштерелгән бюджетның төп салымнары арасында табышка салым әйдәп баручы урында. Аның кереме 54,6 млрд. сум тәшкил иткән. Физик затлар кеременә салым 6 ай эчендә республиканың берләштерелгән бюджетына 41,1 млрд. сум күләмендә кергән. Җир салымы 3,6 млрд. сум күләмендә кергән.

Республиканың берләштерелгән бюджеты чыгымнары 163,6 млрд. сум тәшкил итә. Республика бюджеты чыгымнары – 138,7, җирле бюджетлар чыгымнары – 59,4 млрд.сум.

Агымдагы елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә, аларны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирергә кирәк, дип өстәде ТР финанс министры. 2021 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектлар кысаларында чараларны финанслауның гомуми күләме 30,9 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет акчалары – 22,8, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары– 8,1 млрд.сум. Беренче яртыеллыкта аларны тормышка ашыруга 7,4 млрд. сум җибәрелгән, 7,3 млрд. сумы үзләштерелгән.

Шулай ук нотыклар белән Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов чыгыш ясадылар.

Азакта Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге көндә төп бурыч – бюджет керемнәренең тотрыклы үсешен саклап калу. Моның өчен инвестицион активлыкка ярдәм итәргә, предприятиеләр белән эшне дәвам итәргә кирәк.

Президент «күләгәдәге» хезмәт хакын легальләштерү буенча комиссияләр эшенә аерым игътибар бирде. Кайбер районнарда бу салым буенча керемнәр кимегән.

Җирләрнең барлык категорияләренә дәүләт кадастр бәясен бәяләү, ә 2023 елда – капиталь төзелеш объектларын бәяләү буенча зур эш башкарасы бар. «Бу безнең резервлар. Бәяне сыйфатлы һәм нигезле итеп ясау мөһим», - диде ТР Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов касса дисциплинасы мәсьәләләрен контрольдә тотарга, учреждениеләрнең бюджеттан тыш эшчәнлеген күзәтеп торырга һәм киләсе елга бюджет формалаштыру эшен дәвам итәргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International