Радик Гайзатуллин: "Агымдагы елда барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керем өлеше үтәлеше уңай бәяләнә"

2021 елның 23 июле, җомга

2021 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салым һәм салымнардан тыш керемнәр 149,3  млрд. сум күләмендә җыелды. Республика бюджетына 125,5 млрд. сум, җирле бюджетларга 23,8 млрд. сум акча тупланды.

Агымдагы елда барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керем өлеше үтәлеше уңай бәяләнә.

Бу турыда республиканың финанс, салым һәм казначылык органнары киңәшмәсендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин сөйләде. 

Тупланма һәм республика бюджетларының үтәлеше планлаштырган күрсәткечләрнең 55%, җирле бюджетларның – 53 процентын тәшкил итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International