Агымдагы елның 6 аенда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына салым булмаган керемнәр 6,3 млрд. сум күләмендә керде, шул исәптән республика бюджетына - 3,0, җирле бюджетларга - 3,3 млрд. сум.
Җир һәм мөлкәт өчен аренда түләүләре җирле бюджетларның салым булмаган керемнәренең мөһим чыганагы булып тора. 13 төбәктә аренда түләүләре керүдә артта калу күзәтелә. Шул ук вакытта керемнәр кимүе килеп чыккан артта калуны тулысынча яки өлешчә бетерергә мөмкинлек бирер иде.