Тулаем салым түләүләре буенча керми калган керемнәр 1 июльгә 3,2 млрд. сум тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин 2021елның 1 яртыеллыгында ТР берләштерелгән бюджетын үтәү нәтиҗәләре һәм 2021елга бурычлар турында республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бюджет керемнәрен тулыландыру резервы булуга бәйле рәвештә, җыелмый калган керем өлешен киметү буенча эшне активлаштырырга һәм дәвам итәргә кирәк.