Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджет өстендә эш алып барыла.
Бюджетны фаразлаганда елның 8 аенда бюджет үтәлеше, көтелгән ел йомгаклары, шулай ук законнардагы үзгәрешләргә нигезләнәбез. Бюджетның керем өлешен формалаштыру Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «база» варианты һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән 2022-24 елларга Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләре нигезендә гамәлгә ашырыла. Фаразда шулай ук федераль кануннардагы үзгәрешләр дә исәпкә алына.