Казанда Татарстанның Moody’s Investors Service агентлыгы белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

2013 елның 21 мае, сишәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Moody’s Investors Service халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашты.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Очрашуда киләчәктә Татарстан Республикасы белән Moody’s Investors Service агентлыгының хезмәттәшлек перспективалары һәм Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү турында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International