Бүген ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты вәкилләре алдында 2013 нче елның I кварталында Татарстан бюджетының үтәлеше турында хисап тотты.
Гомумдәүләт ихтыяҗларына бер елга планлаштырылган 15 млрд. 866 млн. 983 мең сумның 1 млрд. 11 млн. 382 сумы тотылган. Милли оборонага – расланган 90 млн. 200 сумнан 72 млн. 983 мең сумы. Милли куркынычсызлыкка һәм хокук саклау эшчәнлегенә - планлаштырылган 722 млн. 827 мең сумның 108 млн. 410 мең сумы. Милли икътисадка - 31 млрд. 793 млн. 500 меңнән 11 млрд. 598 млн. 730 мең сум; торак-коммуналь хуҗалыгына - 4 млрд. 697 млн. 461 меңнән 1 млрд. 240 млн. 817 мең сум; әйләнә-тирә мохитне саклауга - 351 млн. 129 меңнән 34 млн. 871 мең сум; мәгариф өлкәсенә - 24 млрд. 39 млн. 358 меңнән 8 млрд. 113 млн. 462 мең сум.
Мәдәният һәм кинематография өлкәләренә бер елга планлаштырылган чыгымнарның якынча өчтән бере тотылган: 3 млрд. 805 млн. 119 мең сумнан 1 млрд. 689 млн. 87 мең сум. Сәламәтлек саклауга 24 млрд. 341 млн. 700 мең сумнан 4 млрд. 943 млн. 584 меңе киткән. Социаль сәясәттә 23 млрд. 909 млн. 950 мең сумнан 5 млрд. 129 млн. 117 мең сум тотылган. Шул ук вакытта физик культура һәм спорт өлкәсенә бер елга планлаштырылган 1 млрд. 14 млн. 492 меңнең 485 млн. 983 мең сумы киткән.
Дәүләт һәм муниципаль бурычны бетерүгә акча тотылмаган - 344 млн. 810 мең сум планлаштырылган булган. РФ субъектлары һәм муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар суммасы расланган 5 млрд. 35 млн. 937 меңнән 1 млрд. 497 млн. 378 мең сум булган.
Шулай итеп, әлеге чорда бюджет чыгымнары планлаштырылган 137 млрд. 252 млн. 115 мең сумнан 36 млрд. 150 млн. 605 мең сум тәшкил иткән. Агымдагы елның I кварталында бюджет керемнәре 35 млрд. 228 млн. 120 мең сум булган.
Әлеге утырышта министр үткән елда бюджетның үтәлеше турында тагын бер тапкыр хисап тотты. Керемнәр 177 млрд.192 млн. 252,7 мең сум булган, чыгымнар - 182 млрд. 433 млн. 147,1 мең.
Чыгымнарның керемнәрдән артып китүе 5 млрд. 240 млн. 894,4 мең сум булган.