2022 ел бюджет чыгымнарының 80%ка якыны - социаль әһәмияткә ия

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы турында фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.

Парламент тыңлаулары Минзәлә янындагы авиаһәлакәттә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән башланып китте. Искәртеп узабыз, 11 октябрьдә Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.

Парламент тыңлаулары гадәттәгечә киң җәмәгатьчелек катнашында уза. Быел начар эпидемиологик хәл һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә чакырылучылар исемлеге бераз кыскартылды, муниципалитетлар вәкилләре видеоэлемтә режимында катнашты. Моннан тыш, Дәүләт Советының рәсми сайтында парламент тыңлауларының турыдан-туры трансляциясе оештырылды.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, республика икътисады торгызылуга, ә эшлекле активлык дәрәҗәсе пандемиягә кадәр булган  күрсәткечләренә омтылуга карамастан, урта сроклы чорга үсеш траекториясе барыбер икътисадый һәм эпидемиологик факторлар белән билгеләнәчәк. Шуңа да карамастан, республиканың төп финанс законының социаль юнәлеше һәм программа юнәлеше сакланып кала. Бюджет проектында социаль әһәмияткә ия һәм беренче чираттагы чыгымнар өлеше - 2022 бюджет проектында чыгымнарның гомуми күләменең 80%ын тәшкил итә. Бюджет акчаларының 91%ы элек расланган дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга җибәрелә.

"Киләсе елда тулай төбәк продуктының үсеш темпы 103,6% күләмендә фаразлана, - диде Алексей Песошин, - икътисадый активлыкны арттыру сәнәгать, төзелеш һәм башка тармаклар үсеше хисабына күздә тотыла. Әлбәттә, теге яки бу максатларга акча юнәлдерергә кирәк дип әйтергә мөмкин, әмма, тәкъдим ителгән чыгымнарны баланслы һәм объектив характерда дип саныйм. Әйе, дефицит бар, әмма без аны кыскартырга омтылачакбыз".

Төп характеристикаларны һәм бюджет күрсәткечләрен анализлап, Леонид Якунин, бюджет сәясәте өлкәсендә элеккечә үк бюджет баланслылыгын тәэмин итү, гражданнар алдында социаль йөкләмәләрне һичшиксез үтәү, Россия Президенты тарафыннан формалаштырылган үсешнең илкүләм максатларын гамәлгә ашыру калуын ассызыклады.

Республика бюджетын карау ел саен социаль-икътисадый үсеш фаразын күздә тота. Республика бюджетын эшләгәндә социаль-икътисадый үсешнең түбәндәге күрсәткечләре исәпкә алынган:

•        2022 елда тулаем региональ продуктның 3,6 %ка, 2023 елда 3,1 %ка һәм 2024 елда 3,4 %ка артуы;

•        сәнәгать җитештерүе индексының үсеше 2022 елда 3,4% ка, план чорында үсеш  – 3,7% һәм 4% ;

•        Реаль хезмәт хакының 2022 елда 2,7 %ка, 2023 һәм 2024 елларда 2,9 %ка артуы;

•        кулланучылар бәяләре индексының 2022 елда 4 %ка, план чорында 4 %ка үсеше;

•        нефтькә экспорт бәясе:  2022 елда баррель өчен 56,2 доллар, план чорында баррель өчен 54,8 һәм 54,2 доллар;

•        доллар курсы: 2022 елда 71,8 сум, план чорында – 72,6  һәм 73,6  сум;

•        инфляция: ел саен 4%.

«2022 елга социаль-икътисадый үсеш фаразын формалаштыру үзенчәлеге шунда ки, дөнья икътисадындагы вәзгыять тотрыклы түгел, безнең төп бурыч - тотрыклы икътисадый үсешне тәэмин итү, бу тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итәчәк, мондый бурыч Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына Юлламасында да билгеләнгән», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Мидхәт Шаһиәхмәтов, үсеш мөмкинлекләрен җентекләп анализлап, икътисадның һәр тармагына аерым тукталды.

2022 елга Татарстан Республикасы бюджеты түбәндәге күләмнәрдә кертелгән: керемнәр - 294,8 млрд. сум, чыгымнар - 305,7 млрд. сум, дефицит - 10,9 млрд. сум.  Берләштерелгән бюджет керемнәре 2022 елда 345,6 млрд. сум күләмендә салынган, чыгымнар - 356,5 млрд. сум, дефицит - 10,9 млрд. сум.

Республика финанслар министры Радик Гайзатуллин ассызыклаганча, бюджет турындагы закон проекты Россия һәм Татарстан Бюджет кодекслары билгеләгән таләпләр нигезендә әзерләнгән. Закон проекты структурасында 22 статья һәм 41 кушымта.

Бюджетның керем өлешен анализлап, Радик Гайзатуллин төп салым һәм салым булмаган чыганакларга тукталды. Аерым алганда, 2022 елда табышка салым керүе 90,2 млрд. сум күләмендә фаразлана, физик затлар керемнәренә салым, фаразлауларынча, 93,4 млрд. сум күләмендә берләштерелгән бюджетка керәчәк (республика бюджетына керемнәр 65,5 млрд. сум тәшкил итәчәк). Берләштерелгән бюджет өлешендә акцизлар күләме 39,2 млрд. сум тәшкил итәчәк.

«Җир салымы муниципаль берәмлекләр бюджетларының шактый керем чыганагы булып тора, - дип билгеләп үтте финанслар министры, - салым буенча фараз барлык муниципаль районнар һәм шәһәр округлары белән килештерелгән һәм салым хисаплылыгының мәгълүматларын исәпкә алып исәпләнгән. Аның кертемнәре ел саен 8,1 млрд. сум күләмендә фаразлана».

2022 елда транспорт салымы, профильле министрлык бәяләве буенча, 6,1 млрд. сум тәшкил итәчәк, акчалар юл фондына җибәреләчәк. 

Физик затлар мөлкәтенә салым муниципаль берәмлекләр бюджетларына тулысынча күчерелә, 2022 елда 2,4 млрд. сум күләмендә бәяләнә.

Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре 9,8 млрд. сум күләмендә фаразлана, республика бюджетына 5,1 млрд. сум керәчәк. Бу җир һәм мөлкәтне арендалаудан һәм сатудан алынган керемнәр, штрафлар, экологик түләүләр һәм башка керемнәр. Татарстан Республикасы бюджеты проектында федераль бюджеттан керүче кире кайтарылмый торган кертемнәр 2022 елга 48,9 млрд. сум күләмендә исәпкә алынган.

«Өч ел дәвамында беренче чираттагы, социаль әһәмиятле һәм агымдагы чыгымнар дәрәҗәсе үсә, - дип ассызыклады Радик Гайзатуллин, бюджетның чыгым өлешен анализлап, - 2022 елда алар чыгымнарның гомуми күләменең 80% ын тәшкил итәчәк».

Радик Гайзатуллин бюджет чыгымнарын конкрет юнәлешләр буенча җентекләп бәяләде. Аерым алганда, 2022 елда берләштерелгән бюджеттан мәгарифкә 109,8 млрд. сум юнәлдереләчәк республика бюджеты өлеше - 68,7 млрд. сум.

Мәҗбүри медицина иминияте чараларын исәпкә алып, сәламәтлек саклау өлкәсен тоту һәм үстерү чыгымнарының гомуми күләме 85,7 млрд. сум тәшкил итәчәк, шулардан республика бюджеты акчалары - 31 млрд. сум.

"Социаль сәясәт" маддәсе буенча берләштерелгән бюджет чыгымнарының гомуми суммасы 55,4 млрд. сум тәшкил итәчәк, республика бюджеты буенча - 55,3 млрд. сум. Барлык социаль түләүләр инфляция күләмендә индексацияләнәчәк.

 “Ил икътисады” бүлеге буенча берләштерелгән бюджетта чыгымнар 69,5 млрд. сум күләмендә, республика бюджетында 67,8 млрд. сум тәшкил итә. Торак-коммуналь хуҗалыкка киләсе елда 20,8 млрд. сум (консолидацияләнгән бюджеттан) юнәлдерү планлаштырыла, шуларның 13 млрд. сумы - ТР бюджеты.

Әйләнә-тирә мохитне саклауга берләштерелгән бюджет чыгымнары 2022 елда 5,9 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Консолидацияләнгән бюджетта мәдәниятне финанслауга 17,3 млрд. сум каралган (Татарстан Республикасы бюджетыннан 10,1 млрд. сум). “Физик культура һәм спорт” бүлеге буенча берләштерелгән бюджет чыгымнары 9,1 млрд. сум тәшкил итә, республика бюджеты буенча - 3,8 млрд. сум.

Бюджет проекты парламентарийлар һәм чакырылучылар арасында бәхәс уятты. КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов хезмәттәшләренең игътибарын социаль торак төзелеше зарурлыгына юнәлтте, чөнки кайбер татарстанлыларның социаль ипотека алырга да көченнән килми.

Депутат Николай Рыбушкин "шәһәр бистәләре" инфраструктураларын үстерү республика программасын эшләү кирәклеге турындагы мәсьәләне яңадан күтәрде. Сүз, аерым алганда, су белән тәэмин итү системасын модернизацияләү һәм төзекләндерү турында бара. Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, күп кенә мәсьәләләр хәзер "президент" программалары кысаларында хәл ителә. 

Депутатларны шулай ук төп азык-төлек продуктларына бәяләр үсеше, мәктәпләрне саклауны финанслау, БДБ программалары, кече шәһәрләрдә юллар төзү, бюджет кредитларын рефинанслау һ.б. мәсьәләләр кызыксындырды.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина "үзара салым" кысаларында гражданнар проектларын финанслауга бюджетта акча салынуы белән кызыксынды. Кабул ителгән федераль һәм республика законнары нигезендә, үзара салымны оештыру хәзер торак пунктлар өлешендә дә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә финанслашу өчен сорауларның артуы көтелә. Исегезгә төшерәбез, гражданнар җыйган һәр сумга республика бюджетыннан тагын 4 сум бүлеп бирелә. Радик Гайзатуллин ассызыклаганча, өч ел дәвамында бу максатларга ел саен 1 млрд. сум бүлеп бирү каралган.

Депутат Фадбир Сафин билгеләп үткәнчә, КПРФ фракциясе 40 тан артык тәкъдим әзерләгән, һәм алар Хөкүмәттә каралыр дип ышаныч белдерде. «Бюджет проектында «Фән» бүлеген күрәсе килә, - дип тәкъдим итте Фәнбир Сафин, - шулай ук «икътисад», ТКХ һәм «Әйләнә-тирә мохитне саклау» бүлекләре буенча финанслауга акча кимү тенденцияләре салыну факты да сагайта».

ЛДПР партиясеннән депутат Эдуард Шәрәфиев тәкъдим ителә торган бюджет проекты канәгатьләндерерлек дип саный. Шуңа да карамастан, ул салым сәясәте аспектларын тагын бер кат яңадан карарга тәкъдим итте, шәхси эшмәкәрләр, кече һәм урта бизнес өчен ярдәм чараларын киңәйтү өчен. "Күрше төбәкләр табышлырак салым режимнарын уйлап таба, һәм безнең предприятиеләр прописканы үзгәртә", - диде ул.

Республика Сәүдә-сәнәгать палатасы республика территориясендә беренче тапкыр теркәлгән кече эшмәкәрлек субъектлары өчен киметелгән салым ставкаларын кертү инициативасы белән чыкты. «Безнең карашка, Татарстан РФ Салым кодексы тарафыннан федерация субъектларына бирелгән кече бизнесның яңа субъектларын булдыруны стимуллаштыруга юнәлдерелгән инструментларны тулы күләмдә кулланмый, - дип ассызыклады ТР ССП рәисе урынбасары Сергей Карпухин, - сүз беренче тапкыр теркәлгән шәхси эшмәкәрләр өчен "ике еллык салым каникуллары" турында бара.

Республика бюджеты белән бер үк вакытта ММИ Территориаль фонды бюджеты да тикшерелә. Фонд директоры Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә, 2022 елда керемнәр 63 778 600,6 мең сум тәшкил итәчәк, чыгымнар - 63 863 481,6 мең сум. Кытлык 84 млн. 881 мең сум тәшкил итәчәк.

Парламент тыңлаулары нәтиҗәләре буенча мәҗбүри рәвештә бюджет проекты өстендә эшләгәндә исәпкә алыначак тәкъдимнәр эшләнде. 14 октябрьгә кадәр республика бюджеты проекты профильле юнәлешләр буенча барлык парламент комитетларында өйрәнелә. Аннары җыелма нәтиҗә әзерләнәчәк. 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советының якындагы утырышында беренче укылышта каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International