Бүген Әлмәттә «Татнефть» ААҖнең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә чираттагы Директорлар советы утырышы узды. Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2013 елның дүрт аенда бюджет үтәлеше каралды һәм быелгы июнь аена бюджет расланды, быелның беренче кварталында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында фикер алышынды.
Бу елның беренче өч аенда «Татнефть» ятмаларында 6,42 млн тонна нефть чыгарылган. Планнан артыгы белән 160 мең тонна нефть чыгарылган.
Утырышта катнашучылар «Татнефть» ААҖнең 2014-2015 елларга нефть чыгару планын һәм геология-технология чаралары турында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта компания 84 ятмада эш алып бара. 2012 ел торышына карап «Миллер энд Ленц» аудиторлар фирмасы бәяләүе буенча исбатланган нефть запаслары 869,2 млн тонна. Ел саен нефть чыгарылуының стабильләшү тенденциясе дәвам итәчәк.
Директорлар советы «Татнефть» ААҖнең 2012 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында «Энерджи Консалтинг/Аудит» ЯАҖннән мәгълүмат һәм узган елгы эш нәтиҗәләре буенча, еллык отчет, еллык бухгалтер отчеты турында доклад җәмгыятьнең ревизия комиссиясеннән тыңладылар.
Директорлар советында «Татнефть» ААҖнең еллык акционерларның гомуми еллык җыелышы турында һәм башка компания эшчәнлеге буенча берничә мәсьәләләр турында сүз барды.